Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Исрафилов Мәүләви Исрафил улы

25 апреля 2020, 11:33

Исрафилов Мәүләви Исрафил улы 1914нче елда Березняк авылында колхозчы гаиләсендә туган.

1940нчы елның 24нче июнендә Совет Армиясенә алына. Шул чордан башлап, 1941нче елның 24нче июненә кадәр, полк мәктәбендә укый. Аны тәмамлап, өлкән сержант булып хезмәт итә башлый. 

Армия сафларыннан Бөек Ватан сугышына алына. Мәүләви абый разведчик булып хезмәт итә. Беренче көньяк һәм Үзәк фронтларда була. Мәскәү яныннан дошманнарны кууда катнаша. Беренче Белоруссия фронтына күчеп, Калуга, Орел, Курск, Брянск, Брест шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Шулай ук Германия башкаласы Берлинны алуда да үз өлешен кертә. Курск, Орел дугасында, Прага шәһәрен алганда ике мәртәбә яралана. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул «Мәскәү оборонасы өчен», «Батырлык өчен», «Берлинны алу өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм «Кызыл йолдыз», беренче дәрәҗәдәге «Ватан сугышы ордены» белән бүләкләнә.

Мәүләви абыйның гармунда уйнарга, җырлауга осталыгы була. Ул - озын буйлы, киң җилкәле, кара чәчле, бик күп яхшы сыйфатларга ия булган кеше. Хатыны Сәлимә апа белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Сугыштан соң колхозда бухгалтер булып эшли. 

Мәүләви абый 1970нче елның 16 февралендә вафат була.
 

Нет комментариев