Ибәтуллин Гыйниятулла Ибәтулла улы
06 мая 2020, 21:00

Нурсил РАМАЗАНОВ:
Әниемнең әтисе Ибәтуллин Гыйниятулла Ибәтулла улы сугыштан исән-сау кайта, уллары булмау сәбәпле, әбине ике кызы белән Урта Нырты-Чиратнайда калдырып, Язлы Арташка-Тарлауга кучеп башка хатынга өйләнә.
Мәктәптә укыганда аларга кунакка барганым булды - бабай Совет чоры булуга карамастан мулла булып торды, биш вакыт намазын калдырмый иде. Гөлсем, Фаягөл, Гөлнур исемле кызлары, Шәмгун исемле ул үстерделәр.
Сугыш турында сөйләргә яратмады: «Аллаh сакласын сугыш афәтләреннән», - ди торган иде.
Нет комментариев