Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Гәрәй Сәйфетдинов

27 апреля 2020, 15:17

Кәрим ЗАКИРОВ:

Минем бабам - Гәрәй Сәйфетдинов. Ул 1905 елда Аш-Буҗи авылында туа.

«Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә, рядовой. Көнбатыш фронтның 277нче Кызыл байраклы Суворов һәм Кутузов орденлы Рославль укчы дивизиясе, 852нче укчы полкы, 3 нче пулемет ротасынын пулеметка патроннар ташучы.

Кызыл Армиядә - 1943 елдан. Ул хезмәт иткән дивизия 1944 елда Белоруссия һөҗүм операциясендә катнашып, Витебск шәһәрен азат итә, Литва җиренә аяк баса. 1945 елда алар сугышны Кенигсберг шәһәрендә тәмамлый. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен минем бабам «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. «Һөҗүмдәге сугышлар вакытында, дошманның көчле миномет һәм пулемет уты астында, вакытында пулеметларга патроннар ташып, бәрелешләрдә булган уңышларны тәэмин итте», - диелә аның бүләкләү кәгазендә.

Нет комментариев