Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Гомәров Габделхак Гомәр улы

22 апреля 2020, 10:26

Альмира ШӘЙМӘРДАНОВА:

Минем бабам Гомәров Габделхак Гомәр улы 1924нче елда Зур Сәрдек авылында туа. Авылда 7 класс белем ала. Алтын куллы оста, «җитмеш төрле һөнәр иясе» колхоз алачыгында тимерче булып эшли.

1942нче елның көзендә бабам сугышка алына. Ул Карелиянең төньяк фронтында 14нче армиянең укчы полкында наводчик булып хезмәт итә. Карелия очен барган сугышларда батырларча көрәшкәне өчен аңа III дәрәҗә Дан ордены бирелә. Шулай ук ул «Карелияне азат иткән өчен», «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә

Сугыш беткәннән соң да ике ел хәрби хезмәттә булып, туган авылына 1947нче елда гына әйләнеп кайта. Кайткач та колхозда тимерче булып эшләвен дәвам итә. «Бик оста куллы тимерче идее», - дип сөйлиләр аның турында авылдашлары.

1951нче елда әбием Заһидә белән тормыш корып, 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Бабам 1977нче елда вафат була.

Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән «Үлемсез полк» акциясендә катнашу - бабам рухына дога булып ирешсен иде!

 

Нет комментариев