Газизуллин Нургали Газулла улы
23 апреля 2020, 13:29

Горохов ГОСМАН, 5а сыйныфы, «К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе»:
Мин әнием ягыннан карт бабам Газизуллин Нургали Газулла улы турында менә нәрсәләр беләм.
Нургали бабам 1914 елда туган. Бөек Ватан сугышы башланганда ул Кукмарада дәваханәдә ята торган булган. Аннан кайта да сугышка китә. Бабамнан берничә хат килгән. Карт әбием аны сандыкта бик кадерләп саклаган. Ләкин ул хатлар соңыннан юкка чыккан. Соңгы хатында бабам: «Кан шикелле елгага керәбез», - дип язган булган. Ә дәү әнием сөйләвенчә, ул Днепр елгасы булган. Бабамның хәбәрсез югалуы турында кайгы хаты килә. Аның кайда югалганы да, хәтта кайда күмелгәне дә билгеле тугел. Дәү әнием бер тапкыр да әтисен күрми үсә. Җиңү көне якынлашкан саен дәү әнием сугыш китергән хәсрәтләрне кабат-кабат исенә төшерә. Бабамнарның якты истәлеге йөрәкләрдә мәңге сакланыр! Башка андый сугышлар булмасын иде! Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын иде.
Нет комментариев