Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Ганиев Нурмөхәммәт Габделгани улы

03 мая 2020, 21:43

Рәмзия ГАНИЕВА:

Минем бабаем Ганиев Нурмөхәммәт Габделгани улы 1924 елның 13 октябрендә Кукмара районы Уразай авылында дөньяга килә. Башлангыч мәктәптә белем ала.  9 яшь кенә булганда әтисе үлеп китә һәм аңа малай чагыннан ук төрле эштә эшләргә туры килә. Алга таба ФЗУга алынып, токарь һөнәрен үзләштерә. Ростовта комбайн заводында эшли. 1943 елда Совет армиясенә хезмәткә алына, шуннан сугышка китә.

Ул Прибалтикада барган сугышта була, Приекуле һәм башка шәһәрләрне азат итүгә көч куя. 1945 елның ноябрендә Ленинград шәһәрендә Бөек Октябрь революциясенә багышланган хәрби парадта катнаша.

“Батырлык өчен”, “Фашист Германиясен җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сугыш беткәч тә, хәрби бурычын үтәп, 1947 елда туган ягына исән-имин әйләнеп кайта. Тракторчы һөнәрен ала һәм Янил МТСында эшли, шулай ук трактор бригадасында бригадир булып тора. Хезмәтен яхшы башкарган өчен 1957 елда ВДНХга җибәрәләр.

1961 елда туган ягындагы “Россия” колхозына кайта һәм анда механик, ремонт мастерское мөдире вазыйфасын башкара. Яхшы эшләгәне өчен Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. Туган авылында яшәп, шунда эшләп, лаеклы ялга чыга.

2002 елның октябрендә вафат була, Уразайда җирләнә.

Нет комментариев