Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Галимҗанов Хәбибрахман Галимҗан улы

08 мая 2020, 16:41

Фәйрүзә КАМАЛИЕВА:

Минем бабай Галимҗанов Хәбибрахман Галимҗан улы 1912 елның 12 декабрендә Олыяз авылында туган.1934 елның 12 декабрендә Мамадыш хәрби комиссариатыннан 36нчы укчы полкка хезмәткә алына.1937 елның январенә кадәр хезмәт итә. 1939 елда Олыяз авылынан Нурми кызы Зарифага өйләнә.1941 елның 26 маенда уенга алына, һәм озак үтми, сугыш афәте башлана. Укчы полкта укчы булып хезмәт итә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә: «Кызыл Йолдыз» ордены, «Батырлык өчен», «Германияне жиңгән өчен», «Японияне жиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Бабаем 1946 елның көзендә авылга кайта. Тыныч тормышта матур гына яши башлыйлар. Җиде балага (1 малай, 6 кызга) гомер бирәләр. Бабаем 1993 елның 18 апрелендә вафат була.
 

Нет комментариев