Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Они должны идти победным строем в любые времена

Гафиев Мәсләви Гафи улы

26 апреля 2020, 20:35

Гафиев Мәсләви Гафи улы 1927 елның 6 февралендә Ташлы Елга авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә 3нче бала булып дөньяга килә.1944-1951 елларда Себер флотында хезмәт итә. Лапландияне, Мурманскны саклый. 

1951 елда Исламия исемле кыз белән кавышып, 5 бала - 2 кыз, 3 малай үстерәләр. 

 Мәсләви Гафиев 1965 елда шоферлар курсын тәмамлап, кулына диплом ала.1960 елда - республика буенча «Иң яхшы механизатор», 1973 елда -  «Социалистик ярыш җиңүчесе», 1975 елда

«9нчы бишьеллык ударнигы» дигән исемнәргә лаек була. 2018 елда «Фидакарь хезмәт өчен», Бөек Җиңүнең 70, 75 еллыгы медальләре белән бүләкләнә.

2020 елның 4 мартында вафат була.

Галерея

Нет комментариев