Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Габидуллин Таҗмөхәммәт Габидулла улы

02 мая 2020, 18:47

Зөлфия САЙФУЛЛИНА:

Габидуллин Таҗмөхәммәт Габидулла улы.

Бабам Таҗмөхәммәт 1901 елда Югары Арбаш авылында, гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз салган.

Әбием Әминә белән 5 бала: Шаймөхәммәт, Хаҗимөхәммәт, Хәдичәбикә, Нуретдин, Кәримәбикәгә гомер бүләк иткәннәр. 

Бабам 41 яшендә, 1942 елда сугышка алына, Калинин фррнтына эләгә. Шул ук елда аның хәбәрсез югалуы турында хат килә. 

Сугыштан бабамның 3 хаты килгән. Ул хатларда гаиләсен сагыну, ярату, хатыны, балалары өчен борчылу хисләре ташып тора. Әниебезгә бу вакытта нибары 2 яшь була, ул "әти" сүзен әйтергә дә өлгерми кала. 

Бабам истәлеге булып, бүгенге көндә 2 хаты гына саклана, кызганыч, фотосы юк.

Илебезнең тынычлыгы өчен көрәштә минем бабамның да өлеше зур булган, мин аның белән горурланам.

Нет комментариев