Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Фәхретдинов Корбангали Фәхретдин улы

01 мая 2020, 22:35

Фәхретдинов Корбангали Фәхретдин улы 1907 елда Кукмара районы Югары Казаклар авылында колхозчы гаиләсендә туган. Корбангалинең әтисе Фәхретдин, әнисе Фатыйма була.

Корбангалинең балачагы шушы авылда уза. Егет булып җиткәч, ул иптәшләре белән бергә сука сукалаган, иген иккән. Аннары аны авылдашлары завхоз итеп куялар. Завхоз булып эшләгәндә ул авылның иң матур кызы Һәдиягә өйләнә. Аларның дурт балалары туа: Хәйдәр, Хәлимә, Әлфия, Ахияр. 

Бөек Ватан сугышы башлангач, ул 23 июньдә сугышка китә. 

Сугыштан хатлар сирәк килә. Корбангали Ленинградтагы блокадага эләгә һәм 1941 елның декабрь аенда вафат була.

Нет комментариев