Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Фазлыев Минегали Фазлыйәхмәт улы

03 мая 2020, 21:05

Айгөл ХӘСӘНОВА:

Минем бабаем Фазлыев Минегали Фазлыйәхмәт улы (рәсми документлар буенча Нури улы) 1915 елда Зур Сәрдек авылында туган.

1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943 елның 20 сентябрендә сул аягына мина кыйпылчыклары эләгеп, 671нче хәрби госпитальдә дәвалана.

1944 елның 1 гыйнварында, авыр яралар алу нәтиҗәсендә,  хәрби сафлардан төшерелә.

Туган ягына кайткач, авыл хуҗалыгында бригадир, ат караучы булып хезмәт куя. Әбием белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.

1974 аеның февралендә бабам вафат була.

Тормышыбыз тыныч, имин булсын өчен бабамның Ватаныбызны саклауга керткән өлеше зур. Без аңа рәхмәтебезне белдерәбез һәм чиксез горурланабыз!!!

Нет комментариев