Бариев Кәшиф Бариевич
03 мая 2020, 21:10

Айгөл ХӘСӘНОВА:
Әбиемнең энесе Кәшиф Бариев 1916 елда Кукмара районы, Зур Сәрдек авылында Барый һәм Нәфисә гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән.
Сугышка алынган елы билгесез.
1942 елның 21 июнендә Орлов өлкәсендә барган хәрби көрәштә батырларча һәлак була.
Орлов өлкәсе, Новосиль шәһәре, Орловка авылы янындагы Нерич елгасы буенда җирләнгән.
Бүгенге көннәребез тыныч һәм якты булсын өчен, үз тормышларын корбан иткән кадерле кешеләребез белән горурланабыз, рәхмәтебез чиксез!
Нет комментариев