Урамдагы зур үзгәрешләр: Кукмарада су торбалары яңартылды
Хәзерге заман техникасы гаҗәпкә калдыра: урамның бер ягыннан икенчесенә канау казымый гына торба сузалар. Искитмәле бит!
Районыбызда су торбаларын яңарту буенча киңкырлы эш башкарыла башлады. Минем шул турыда язып үтәсем килә.
1980-90 елларда безнең яктагы урамнарның бер башында гына су колонкасы бар иде. Шуннан чиләк-көянтә белән су ташыдык. Эчәргә дә, бакчага сибәргә дә.
Ялгышмасам, безнең Таҗи Гыйззәт урамына су 1993-94 елларда керде. Әле анысы да үзебезнең ир-атлар тырышлыгы белән. Тракторны үзләре табып, үзләре диярлек бу эшне башкарып чыга алдылар. Бу безнең өчен иң зур сөенеч иде. Шушы көнгә тикле урамыбызда су буенча бер генә авария дә булмады.
Берәү булган икән. Урамыбызга килеп өй салган яшь парлар су керттергәннәр иде, аларныкы бер вакыт тишелде. Ялгаган җиреннән ычкынган иде.
Менә быел, апрель башыннан ук су торбаларын яңартырга урамыбызга эшчеләр, техникалар агынтысы керде. Тагын бер сөендек, чөнки ул иске торбаларда күпме юшкын, күпме ком булгандыр.
Иң беренче шуны әйтим әле: 30-40 ел элек җәелгән асфальтны кызгандым. Ул әйбәт иде, ике урам башындагы китекләрне исәпкә алмаганда, әле яңадан 10ар ел торырлык. Апрель башы, җир утырмаган булу сәбәпле, авыр техникалар асфальтны боздылар. Ярар, дибез, киләчәктә яңарыр.
Су кертүче эшчеләрнең, транспортның һәрбер хәрәкәте урамыбызда яшәүчеләрнең күз алдында. Бер яклап һәрбер өй турысына чокыр казыйлар. Ә ул җир астындагы су белән тула бара. Шуңа күрә чокырдагы һәр этапны эшләгәндә су суырта торган машина кирәк булды. Эшчеләр салкын сулы сазга батып эшләделәр. Без, хатын-кызлар, эшчеләрне жәлләдек. Алар да бит кемнеңдер кадерле балалары, әтиләре. Ирләр өстендә күпме авыр һәм җаваплы хезмәт ятуын тагын бер кат күрдек.
Ә хәзерге заман техникасы гаҗәпкә калдыра: урамның бер ягыннан икенчесенә канау казымый гына торба сузалар. Искитмәле бит! Ишеткәнем бар, берәүләр, элегрәк инде, йортларына су керткәннәр. Хуҗабикә бу көнне өйдә булмаган. Хатыны кайткач ире: «Эшең кимеде: су өйдә», — ди икән. Хатыны карап торган да: «Монда канау казылмаган бит, нинди су керсен?» — дигән. Ире исә, технологиянең алга киткән заманы бит дип, хатынына әйбәтләп аңлаткан.
Менә бездә дә шулай булды: җир астыннан тишеп кенә су торбалары суздылар. Бер ай була дигәндә, икенче урамнарга юл алдылар. Җир сулары, пычрак аркасында 10 көнлек эш бер айга якын сузылды. Зарланып язу түгел, һәр эшнең планы бар, җәй өч кенә ай бит, шуңа сыешасы булгандыр. Урамыбыз халкы эшчеләргә шултикле ияләнде, алар киткәч, ямансулап калды. Безнең урамда пенсионерлар күп яши. Ә аларның вакытлары җитәрлек, шуңа күрә эшчеләр янында мәш килделәр.
Ә көзгә килгәндә, кайбер елларны сентябрь башыннан ук елак көз башлана. Ерактагы көзгә ышаныч юк бит. Кабат кайтып әйтәм, эшчеләргә сүз тидерерлек түгел, булдырдылар.
Рафилә Фәттахова, Кукмара
Фото: «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев