Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Урам кайчан яктырыр?

Елак, караңгы көзгә дә кердек. Гадәттә бу чорда иртә караңгылана. Ә инде шуңа өстәп, урамдагы баганаларда лампочкалар да янмаса - тагын бер бәла. Инде шактыйдан Кукмараның Ленин урамындагы тимер юл вокзалыннан алып, тимер юл күчеше (переезд) турысына кадәрге өлештә баганаларда ут юк. Бу турыда өч оешмага мөрәҗәгать итеп карадым, бер-берсенә...

Елак, караңгы көзгә дә кердек. Гадәттә бу чорда иртә караңгылана. Ә инде шуңа өстәп, урамдагы баганаларда лампочкалар да янмаса - тагын бер бәла. Инде шактыйдан Кукмараның Ленин урамындагы тимер юл вокзалыннан алып, тимер юл күчеше (переезд) турысына кадәрге өлештә баганаларда ут юк. Бу турыда өч оешмага мөрәҗәгать итеп карадым, бер-берсенә сылтыйлар да, телефонны куялар. Кайчан баганаларда лампочкалар яна башлар икән дип, газета аша белешәсем килгән иде.

ИЛФАТ

Редакциядән: әлеге сорауга ачыклык кертү максатыннан без поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин белән элемтәгә кердек. Ул: "Урамнарга заманча ут баганалары кую эше дәвам итә. Шуңа күрә поселокның кайбер урам баганаларында электр уты өзелгән килеш тора. Эш төгәлләнгәч, әлеге уңайсызлыклар бетәр", - дигән җавапны алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев