Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар...

Өлкәннәрдән үрнәк алыйк: Гади тормыш, чиста ризык, сабырлык һәм яхшылык — озын гомернең сере

Кызганычка каршы, хәзерге тормыш авырлыкларына бик тиз бирешәбез.

Бер туганыбызга туксан яшь тула, аның сеңлесе дә сиксәнгә якынлаша. Аларга карыйм да сокланам. Хәтерләре яхшы, сүзне онытмыйлар, үткәннәрне вак-төяккә кадәр искә төшерәләр. Күз тимәсен инде. Шушы яшьтә дә тормышка кызыксыну югалмаган, күңелләре көр.

Элеккеге кешеләр ныграк булган, диләр бит, монысы чындыр, ахры. Ашаулары да табигыйрак булган: үз бакчаларыннан, үз куллары белән үстергән ризык. Химия дә аз. Кешеләр күбрәк хәрәкәттә булган, эшләгән, җәяү йөргән. Нервыларын да вак-төяк белән бетермәгәннәр, сабыррак булганнар.

Ә без хәзер бик тиз бирешәбез. Аз гына авырлык чыкса да, борчылабыз, стресс кичерәбез. Хәтер дә какшый, чирләр дә күбәеп киткән кебек. Бәлки, туктап, уйланып, өлкәннәрдән үрнәк алырга кирәктер. Гади тормыш, чиста ризык, сабырлык һәм яхшылык — озын гомернең сере, мөгаен.

Сания, Кукмара

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев