Кукмара районында электроскутер белән бәйле юл һәлакәте булган
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында электроскутер белән бәйле юл һәлакәте булган

Юл һәлакәте быелның 6 сентябрендә килеп чыга.

Кукмара районында юл-транспорт һәлакәте була. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте быелның 6 сентябрендә 14:30 сәгатьтә Күкшел авылының Ленин урамындагы 2нче йорт янында килеп чыга.

Беренчел мәгълүматлар буенча, дәүләт теркәү номеры булмаган электроскутер йөртүче хатын-кыз, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче һәм транспорт чарасы хәрәкәтен даими контрольдә тотарга мөмкинлек бирүче тизлек сайламыйча, каршы як хәрәкәте өчен билгеләнгән юл полосасына чыгып каплана.

Фото: район Дәүләт автоинспекциясе

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев