Кукмара районында оештырылган рейд вакытында исерек йөртүче ачыкланган
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында оештырылган рейд вакытында исерек йөртүче ачыкланган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 15 очрагы теркәлә.

4 сентябрь көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Магистральная урамындагы 65нче йорт янында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 15 очрагы теркәлде. Алар арасында: 3се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 2се — светофорның тыючы сигналына чыгып китү, 3се — дәүләт номерлары укылмый торган, 2се — тәрәзәләрен караңгылату кагыйдәләрен бозган, 1се — техник тикшерү узмаган, 1се — теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә итү, 2се — җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев