Ярдәм күрсәтергә теләгән һәркемне әлеге игелекле эштә катнашырга чакырабыз.
Хөрмәтле Кукмара районы халкы! Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә булышу йөзеннән, редакциябездә гуманитар ярдәм җыю оештырыла.
Без түбәндәге кирәк-яракларны кабул итәбез:
► озак саклана торган азык-төлек (консервлар, ярмалар, чәй, шикәр һәм башкалар);
► шәхси гигиена чаралары;
► кием-салым (перчаткалар, носки, термобелье);
► беренче ярдәм чаралары;
► башка көнкүреш кирәк-яраклары.
Ярдәм күрсәтергә теләгән һәркемне әлеге игелекле эштә катнашырга чакырабыз. Сезнең ярдәм — егетләребез өчен зур терәк!
Безнең адрес: Кукмара, Октябрь урамы, 4нче йорт, 2нче кат. Элемтә өчен телефон: 89600459455.
Бердәм булыйк, ярдәм итик! Егетләребезгә терәк булыйк!
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев