Кукмара волейболчылары Арчадан бронза медаль белән кайтты
Спорт

Кукмара волейболчылары Арчадан бронза медаль белән кайтты

Чара «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында оештырылды.

Арчада авыл районнарының ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал уеннары узды. Чара «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында оештырылды. 

Сайлап алу зона ярышларын уңышлы үткән 10 ир-атлар һәм 7 хатын-кызлар командасы финал этабына юллама алды. Ярышлар «Арча» спорт комплексының ике мәйданчыгында үткәрелде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Кукмараның ир-егетләр командасы өченче урынны алды. Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, дипломнар, медальләр тапшырылды. Райондашыбыз Әмир Гатауллин турнирның иң яхшы уенчысы буларак бүләкләнде.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


#спорт

Нет комментариев