Күңел әрни: кайбер кукмаралыларның тәртипсезлегенә битараф калып булмый
Кеше күз алдында көпә-көндез кәефләнеп утырырлык булгач, боларның эше дә, ашы да юк булып чыга бит.
Без күпкатлы йортта яшибез. Беркөнне эштән кайтып барганда подъезд янындагы эскәмиядә 35-40 яшьләр тирәсендәге өч ир-атның кәеф-сафа коруын күрергә туры килде. Берсе, эчемлекне савытларга салып бетерде дә шешәсен бакча эченә ыргытты. «Ни өчен берни дә әйтмәдең үзләренә?» — диярсез.
Җавап гади: «Әзмәвердәй өч ир-аттан курыктым!»
Хезмәт кешесе ял көннәрен болай да, теге яисә бу эшне башкарам дип, көтеп ала, планнар кора. Кеше күз алдында көпә-көндез кәефләнеп утырырлык булгач, боларның эше дә, ашы да юк булып чыга бит. Йортта өлкәннәр яши, ишегалдында балалар уйнап йөри. Алардан да оялмыйлар.
Һәркем тынычлык, яшәү урынында чисталык булганны ярата. Бу кешеләрнең үз-үзләренә дә, күршеләренә дә хөрмәте юк. Шуның өчен дә күңел әрни.
Газета укучы
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев