Ник бу Кукмарага чиратка "батты" икән, ә? Шәһәрдәге кирәкле оешма-учреждениеләрнең кайсысына керсәң дә, булган соравыңа җавап ала алмыйча чыгасың. Әйтик, документларны тәртипкә китерү өчен ЗАГС бүлегенә өч тапкыр килдек, кереп булмады, 19 декабрьгә язып куйдылар. Пенсия фонды идарәсенә 3 тапкыр керергә туры килде. Үзәк дәваханәгә барыйм дисәң, ким дигәндә 10-15...
Ник бу Кукмарага чиратка "батты" икән, ә? Шәһәрдәге кирәкле оешма-учреждениеләрнең кайсысына керсәң дә, булган соравыңа җавап ала алмыйча чыгасың. Әйтик, документларны тәртипкә китерү өчен ЗАГС бүлегенә өч тапкыр килдек, кереп булмады, 19 декабрьгә язып куйдылар. Пенсия фонды идарәсенә 3 тапкыр керергә туры килде. Үзәк дәваханәгә барыйм дисәң, ким дигәндә 10-15 көн алдан язылырга кирәк. Кукмарадан шактый читтә яшәүчеләр өчен бер тапкыр шәһәргә барып кайтуның никадәр чыгым икәнен дә исәпләсәң, кесәң шактыйга бушый. ЗАГС белән пенсия идарәсендә чиратлар булу пенсия түләүдәге үзгәрешләр белән бәйле икәнен аңлыйбыз инде. Әмма бу очракта хезмәткәрләр санын вакытлыча арттырырга мөмкиндер бит?! Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча чиратта торучылар күп, аларны җәлеп итәргә буладыр дип уйлыйм.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев