Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Күренүен күрендек тә...

Язгы каникулда мәктәп балаларына чираттагы диспансеризацияне үтәргә куштылар. Бу көннәрдә район үзәк дәваханәсендә чын мәгънәсендә мәхшәр иде, дисәң дә була. Кан биргәндә су буе чират, ашамыйча килгән балаларның хәле бетте. Икенче көнне күз, балалар табибларына, хирургка керү өчен дә күпме вакыт үтте. Эштән ике көн сорап китәргә туры килде. Балалар...

Язгы каникулда мәктәп балаларына чираттагы диспансеризацияне үтәргә куштылар. Бу көннәрдә район үзәк дәваханәсендә чын мәгънәсендә мәхшәр иде, дисәң дә була. Кан биргәндә су буе чират, ашамыйча килгән балаларның хәле бетте. Икенче көнне күз, балалар табибларына, хирургка керү өчен дә күпме вакыт үтте. Эштән ике көн сорап китәргә туры килде. Балалар табибы улымнан: "Нинди зарың бар, берәр җирең борчымыймы?", дип сорап та карамады, анализларга гына күз салды. Ә менә быел гына эшли башлаган күз табибы Гүзәл Вәлиева турында исә мактау сүзләре генә әйтәсе килә. Ачык йөз белән каршы алды, җентекләп карады, сорауларга һич иренмичә җавап бирде, аңлатты.

Районыбызда балалар саны ишьле, әле диспансеризациягә килүлеләр күп булыр. Аны дәваханәдән күңел кайтмаслык итеп оештырасы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев