Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар...

Кешеләр арасында тавыш күтәрү һәм түбәнсетеп карау ешайды

«Кайда соң безнең кешелеклелек?» — дигән сорау туа.

Кайчак урамда, кибеттә яки җәмәгать урыннарында кешеләрнең бер-берсе белән ничек дорфа сөйләшкәнен күреп күңел әрни. Юкса, ипле сүз әйтүдән, елмаюдан гади генә рәхмәт әйтүдән бернәрсә югалмас иде. Әмма бүген күпләр ашыга, нервылана, үзеннән бүтән кешене күрми дә кебек. Киң күңеллелек, сабырлык, бер-береңә юл кую кебек сыйфатлар әкренләп югала бара. Иң куркынычы — моңа ияләнеп, моны гадилек дип кабул итә башлавыбыз.

Сөйләшкәндә тавыш күтәрү, кимсетү, түбәнсетеп карау ешая. Бу хәлләрне күргәч:

«Кайда соң безнең кешелеклелек?» — дигән сорау туа.

Югыйсә, матур сөйләшү, ягымлы мөгамәлә — бәясе булмаган байлык. Бер җылы сүз кемнеңдер көнен дә, күңел халәтен дә үзгәртә ала. Без барыбыз да бер үк проблемалар белән яшибез, бер үк авырлыкларны кичерәбез бит. Кайчак игътибарлы булу, гади генә ярдәм кулын сузу күпкә кыйммәтлерәк. 

Газета укучы

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев