Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Гөмбәле-итле “капчыклар” әзерлибез

Эчлек: 400 г тавык ите, 350-400 г шампиньон гөмбәсе, 2 суган, тоз, борыч, яшел суган кыягы. Кыздыру өчен үсемлек мае. Камыр: 2 йомырка, 1 әр стакан сөт һәм су, 2 стакан он, 1 чәй калагы шикәр комы, 0,5 чәй калагы тоз, 0,5 чәй калагы чәй содасы. Йомырканы тоз, шикәр комы,...

Эчлек: 400 г тавык ите, 350-400 г шампиньон гөмбәсе, 2 суган, тоз, борыч, яшел суган кыягы.

Кыздыру өчен үсемлек мае.

Камыр: 2 йомырка, 1 әр стакан сөт һәм су, 2 стакан он, 1 чәй калагы шикәр комы, 0,5 чәй калагы тоз, 0,5 чәй калагы чәй содасы.

Йомырканы тоз, шикәр комы, чәй содасы кушып тугларга. Сөт, су салырга, аз-азлап он өстәргә. Камыр сыек булырга тиеш.

Эчлек ясау өчен тавык филесы, шампиньон гөмбәсе һәм суганны вак итеп турарга, үсемлек маенда тоз сибеп 5 минут чамасы кыздырырга. Итне кушарга һәм 20 минут чамасы томалап пешерергә.
Үсемлек маенда ике ягын да кызартып беленнәр пешерергә.
Һәр беленнең уртасына эчлек салырга, кырыйларын күтәртеп "капчык" ясарга һәм башын яшел суган кыягы белән бәйләп куярга.

Татар ашлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев