Гаилә корып, үзеңне югалтырга ярамый
Кызганыч, кайбер ханымнар, кияүгә чыккач: «Инде ярый, кияүгә чыктым, мине болай да яраталар», — дип уйлый башлый.
Бүгенге көндә еш кына шундый хәл күзәтәм: хатын-кыз кияүгә чыга, гаиләсе барлыкка килә дә, бөтен көчен өй, балалар, эш өчен генә тота башлый. Әлбәттә, гаилә — зур җаваплылык. Әмма шул җаваплылык арасында кайбер гүзәл затлар үзләрен бөтенләй онытып җибәрә.
Мин — гади бер ир кеше. Һәм минемчә, хатын-кыз, иң беренче чиратта, үзен яратырга тиеш. Чөнки үзенә игътибар иткән, сәламәтлеген, төс-кыяфәтен, рухи халәтен карап торган гүзәл зат — бәхетле хатын-кыз. Шулай булганда гына чын мәгънәсендәге уңайлы, җылы гаилә туа ала.
Кызганыч, кайбер ханымнар, кияүгә чыккач:
«Инде ярый, кияүгә чыктым, мине болай да яраталар», — дип уйлый башлый.
Чәчне әллә нигә бер генә буяу, матур киемнәр — бәйрәмдә генә, үз-үзенә вакыт — бөтенләй юк. Ә бит ир кеше хатынының елмаеп, үз-үзен карап, үзенә ышаныч белән йөрүен күрергә тели.
Матур булу — ул косметика йә кием генә түгел. Ул — үзеңә хөрмәт. Вакытында ял итү, үз кызыксынуларыңны кайгырту, тәнне дә, күңелне дә тәрбияләү. Минемчә, хатын-кыз үзенә игътибар биргәндә генә гаиләсен дә караган була. Чөнки аның күңеле күтәренке, йөзе нурлы булса — бу өйгә дә, иргә дә, балаларга да күчеп тора.
Шуңа күрә, хөрмәтле хатын-кызлар, зинһар, үзегезне онытмагыз. Үзегезне яратыгыз. Сез — моңа лаек.
Газета укучы
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев