Фермадан чыгучы машина-тракторлар асфальтка пычрак ташый
Безнең Югары Шөн авылына керә торган юлга асфальт салганнар иде. Без, юлсызлыктан интеккән халык, моңа бик сөендек. Әмма фермадан чыгучы машина-тракторлар юлга никадәр пычрак ташыйлар. Беркемне дә: ферма мөдирен дә, авыл җирлеге башлыгын да бу хәл борчымый. Тәгәрмәчләре пычракка баткан транспорт өчен дамба астыннан да юл ясарга буладыр бит?! Тагын...
Безнең Югары Шөн авылына керә торган юлга асфальт салганнар иде. Без, юлсызлыктан интеккән халык, моңа бик сөендек. Әмма фермадан чыгучы машина-тракторлар юлга никадәр пычрак ташыйлар. Беркемне дә: ферма мөдирен дә, авыл җирлеге башлыгын да бу хәл борчымый. Тәгәрмәчләре пычракка баткан транспорт өчен дамба астыннан да юл ясарга буладыр бит?! Тагын бер фикер өч ел инде күңелемне борчый. Әлеге юл янәшәсеннән ерак түгел зур ерганак бар. Ел саен язгы сулар белән юылып әлеге чокыр юлга якынлаша бара. Әлеге ерымга ни өчен агач утыртуны оештырмыйлар икән? Без, авыл халкы да бик рәхәтләнеп бу эшкә кушылыр идек.
Мария
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев