Эш бетмәсен иде
Әйтер сүзем бар...

Эш бетмәсен иде

Эш кешене яшәтә, диләр бит, дөрес сүз ул.

Хәзер инде пенсиядә мин. Тик кайчак, иртән уянгач, кул эшкә тартыла. Элекке кебек эшкә чыгып китәр идем дә кешеләр белән күрешеп, сөйләшеп алыр идем. Хезмәт урыны — икенче өй кебек бит ул. Көн дә бер үк кешеләр, шаяру, көлү... Шуларны сагынам. Бергә чәй эчеп, тормыш турында сөйләшеп утырулар күңелдә калды.

Эшләгәндә арган булсаң да, күңел тыныч була иде: «Бүген дә файдам тиде», — дип сөенәсең. Хәзер вакытым күп, тик шушы гадәти мәшәкать җитми. Эш — кешене яшәтә, диләр бит, дөрес сүз ул. Кайчак кулга нәрсә эләксә дә, эшләп карыйм — күңелгә җиңел булып китә. Эш бетмәсен, кеше эштән аерылмасын иде.
Галия, Кукмара

Фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев