Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Чиста күңел — чиста әйләнә-тирә

Тәрбия, иң беренче чиратта, гаиләдән башлана.

Сезнең дә шулаймы ул, газета укучылар: иртәгез нинди кәефтән башланса, көнегез дә шулай үтә. Ләкин бу һәрвакыт үзеңнән генә тормый шул. Кайчак урамда очраган чит кеше дә кәефне капма-каршы якка үзгәртә ала.

Улым белән иртән мәктәпкә барганда еш кына бер күренешкә күзем төшә. «Гөрләвек» балалар бакчасы каршысындагы эскәмиядә төне буе кәеф-сафа корганнан соң, спиртлы эчемлек шешәләрен, көнбагыш чүпләрен җиргә ташлап калдыралар. Әле көндез дә хәмер кулланып утыручылар, шунда ятып йоклаучылар да очрый. Югыйсә, шул юлдан көне буе күпме бала-чага, укучылар уза. Тирә-юньдәгеләргә комачауламыйм, аларны начарлыкка өйрәтмим дип уйларга кирәктер дә бит?!

Нур Баян урамындагы балалар мәйданчыгы янында чүп савытының бары тик спиртлы эчемлекләр белән генә тулып утыруына биредә яшәүчеләр инде күнеккән. Кызганыч, тәртип бозучылар һәрнәрсәнең үз урыны һәм вакыты булырга тиешлеген белергә дә, аңларга да теләми шул.

Хәзерге заман балаларының бик игътибарлы икәнлеген онытмасак иде. Алар һәр әйберне каннарына «сеңдереп» куялар. Иң элек үзебез начар үрнәк күрсәтәбез дә аннары үсеп килүче яшь буынны гаепләргә ашыгабыз. Тәрбия, иң беренче чиратта, гаиләдән башлана. Өйдә, күңелебездә чисталык булган очракта гына әйләнә-тирәбездә дә тәртип хөкем сөрәчәк. 

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk