Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Бавырдан деликатес

Кайбер хуҗабикәләр бавырны әзерләгәндә нинди генә рецептлар кулланмыйлар, чөнки ул тәмле генә түгел, ә бик файдалы да. Әлеге ризыкны табынга кую өчен тагын бер рецепт тәкъдим итәбез. Бавырны яхшылап юып (берничә мәртәбә кайнап торган су белән чайкарга да мөмкин), ярысыннан чистартып, кисәкләргә турыйбыз да, 15-20 минутка сөткә салып торабыз. Аннан...

Кайбер хуҗабикәләр бавырны әзерләгәндә нинди генә рецептлар кулланмыйлар, чөнки ул тәмле генә түгел, ә бик файдалы да. Әлеге ризыкны табынга кую өчен тагын бер рецепт тәкъдим итәбез.

Бавырны яхшылап юып (берничә мәртәбә кайнап торган су белән чайкарга да мөмкин), ярысыннан чистартып, кисәкләргә турыйбыз да, 15-20 минутка сөткә салып торабыз. Аннан алып салфетка белән бераз киптерәбез, чәй содасы сибеп, тагын ярты сәгатькә алып куябыз. Кабат юып, боз, борыч сибеп, манный ярмасында әвәләп, ике ягы да кызарганчы 2шәр минут кыздырабыз. Тәмләткечләр белән майда кишер белән шул ук суганны йомшарганчы кыздырып алабыз. Икенче савытта соус әзерлибез. Бер бал кашыгы соя соусы, ике чәй кашыгы джем, ике чәй кашыгы горчица, бер чәй кашыгы горчица орлыгы салып болгатабыз да, кыздырылган бавыр кисәкләренә ике яклап сылыйбыз. Әзерләп куелган кишер белән суган өстенә бавырларны тезәбез, сыер мае салып, духовкада 10-15 минут пешереп алабыз. Тиз дә, тәмле дә булган ризыгыбыз әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев