«Авылга кайтмыйм инде»: Читтә бәхет эзләүчеләр шәһәр тормышына күнегәме
Әйтер сүзем бар...

«Авылга кайтмыйм инде»: Читтә бәхет эзләүчеләр шәһәр тормышына күнегәме

Бәхетне читтән эзләмә, бәхет – туган якларда.

Кеше бит картайгач, авылга тартыла дип уйлыйсың, ә менә киресе дә була икән. Кайберәүләр читкә чыгып китә дә шунда ияләнеп кала.

Балалары артыннан Мәскәүгә чыгып киткән бер туганыбыз да шундый:

«Кайтмыйм инде, монда җайлырак», — ди.

Зур шәһәр, бөтен шартлар бар, балалары янәшәсендә. Авылның эш-мәшәкате, ялгызың калып интегү — бу авырлыкларны күтәрәсе килми аның. Шәһәр тормышына күнеккәч, уңайлы тоела икән ул. Без монда аны сагынып торабыз, әлбәттә, ләкин үзенә кайда рәхәт — шул җирдә торсын, дибез. Тормыш бит ул, һәркем үзенчә җайлый.
Галия

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев