Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Чура җирлегендә 19 гаилә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә

Югары Чура җирлеге, Лельвиждан аермалы буларак, биш авылны берләштерә. Димәк, биредә юл, ут, су белән бәйле мәсьәләләр дә күбрәк дигән сүз. Узган елгы җыенда халык район башлыгына Түбән Чура авылында клуб төзү гозерен җиткергән булган. Июль аенда китапханә, фельдшер-акушерлык пунктын да сыендырган яңа мәдәният йорты ишекләрен ачты. Шушы ук авылда...

Югары Чура җирлеге, Лельвиждан аермалы буларак, биш авылны берләштерә. Димәк, биредә юл, ут, су белән бәйле мәсьәләләр дә күбрәк дигән сүз. Узган елгы җыенда халык район башлыгына Түбән Чура авылында клуб төзү гозерен җиткергән булган. Июль аенда китапханә, фельдшер-акушерлык пунктын да сыендырган яңа мәдәният йорты ишекләрен ачты. Шушы ук авылда күмәкләшеп күперне дә төзекләндереп куйганнар.

Үзкертем акчалары да шактый проблемаларны уңай хәл итәргә ярдәм иткән: Югары Чурада су башнясы территориясе профнастил койма белән әйләндереп алынган, Түбән Чурада, Поршурда балалар мәйданчыклары ясалган, авылларда урам юллары ремонтланган, баганаларга яктырткычлар куелган.

Бу як халкы үзенең кәсепле булуы белән аерылып тора: 19 гаилә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Умартачылар ягы да әле бу - бер авыллары юкка гына Пчеловод исемен йөртми бит. Шәхси хуҗалыкларда 304 сыер, 366 умарта бар. Өчтән сигезгә кадәр сыер асраучы гаиләләр саны егермегә җиткән. Узган ел гына да, сөт сатып, җирлек халкы 15 миллион сумнан күбрәк керем алган. Халык никадәр генә эшле һәм ашлы булса да, биредә дә һәрвакыт Вахитов исемендәге хуҗалыкның ярдәмен тоеп яшиләр.

- Симет, Питрау бәйрәмнәре зурлап үткәрелә. Алар, шулай ук өлкәннәр, инвалидлар, Белем көне уңаеннан төрле чаралар хуҗалыкның матди ярдәме белән оештырыла. Җирлектә спорт белән шөгыльләнү өчен дә шартлар бар, алардан файдалана белергә генә кирәк, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Николай Михайлов үз чыгышында.

Хуҗалыгы нинди - авыллары шундый, дип тикмәгә әйтмиләр шул. Вахитов исемендәге хуҗалыкның нык булуы социаль мәсьәләләрне уңышлы чишәргә мөмкинлек бирә. Ә калганы үзләренең тырышлыгына, хезмәтенә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев