Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь гаиләгә ярдәм

Республикабызда утыздан артык Президент программасы эшләп килә. Шул исәптән яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту турында дәүләт ярдәме буенча закон тормышка ашырыла. Бу хакта тәфсилле аңлатма бирүен үтенеп, без район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Шәрәфиевага мөрәҗәгать иттек. -Светлана Павловна, әлеге дәүләт ярдәме нидән гыйбарәт? -Гаилә...

Республикабызда утыздан артык Президент программасы эшләп килә. Шул исәптән яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту турында дәүләт ярдәме буенча закон тормышка ашырыла. Бу хакта тәфсилле аңлатма бирүен үтенеп, без район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Шәрәфиевага мөрәҗәгать иттек.

-Светлана Павловна, әлеге дәүләт ярдәме нидән гыйбарәт?

-Гаилә корган яшь парлар (икесенең берсенә 30 яшь тулмаган булырга тиеш) өчен республика, җирле бюджет һәм җәлеп ителгән чаралар хисабына әзер торак сатып алына. Торак бәясенең 4000 минималь хезмәт хакы күләмендәге өлешен (бүгенге көндә ул 400 мең сум тәшкил итә) гаилә 15 ел дәвамында ай саен бүлеп түли ала. Иң мөһиме - процентларсыз һәм индексацияләрсез.

-Әлеге сумма белән йорт (фатир) бәясе арасындагы аерманы каплау тәртибе нинди?

-Бу аерма әле килешү төзелгәнче үк беренчел кертем итеп түләнә. Моңарчы шәхси йорты яки фатиры булып, ул торак башка яшь гаиләгә бирелгән очракта яшь гаилә моны беренчел кертем буларак файдалана ала.

Ә инде шәхси милек итеп фатир бары тик дәүләт ярдәмен түләп бетергәннән соң гына рәсмиләштерелә. Аңарчы залогта тора.

-Авыл җирендә дәүләт ярдәмен шәхси йорт төзүне төгәлләү яки реконструкцияләү өчен төзелеш материаллары алу яки эшчеләрнең хезмәтенә түләү рәвешендә дә алырга мөмкин икән. Моның өчен нинди документлар сорала?

-Бу нисбәттән килешү төзү өчен түбәндәге документлар кирәк:

-файдалану өчен, милек итеп яисә арендага җир участогы бирелү турында карар,

-җир участогына хокук бирүче документлар,

-күчемсез милек кадастрыннан өземтә (язу), җир участогын арендалау турында килешү һәм җир участогын алу-тапшыру турындагы акт,

-муниципаль берәмлек (авыл җирлеге) тарафыннан йорт салу өчен бирелгән рөхсәт,

-йортның яки төзелеп бетмәгән йортның 2-3 фотосурәте (тышкы һәм эчке яктан), аларның дөреслеге район Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан расланган булырга тиеш,

-йортны төзеп бетерү яки реконструкцияләү өчен кирәк булган төзелеш материалларына, эшләнмәләргә һәм конструкцияләргә смета. Сметада товарларның исеме, күләме, һәркайсының бәясе - барлыгы 400 мең сумлык товар күрсәтелә. Боларның барысы торак мәсьәләләре буенча комиссиянең беркетмәсе белән тәңгәл килергә тиеш.

-Бу уңайдан яшь гаиләләр белән нинди килешүләр төзелә?

-Шәхси йортны төзеп бетерү яки реконструкция ясау (төзелеш материаллары сату-алу) турында,

-күчемсез милекне залогка салу (ипотека) турында, бу килешү дәүләт теркәве органында теркәлергә тиеш.

Әлеге килешүләрне төзү өчен түбәндәге документлар сорала:

-яшь гаилә әгъзаларының торак йортка (төзелеп бетмәгән торак йортка) һәм җир участогына милек хокукын дәүләт теркәве турындагы таныклык,

-йортның (төзелеп бетмәгән йортның) һәм җир участогының базар бәясен билгеләү буенча отчет. Бәяләүче фирманың сертификаты булырга тиеш. Бәяләү чыгымнары яшь гаилә хисабына башкарыла.

-Димәк, барча документларны туплап, сезнең идарәгә гариза белән мөрәҗәгать итү кирәк.

-Әйе. Моннан тыш нинди белешмәләр, мәгълүматлар кирәклеге турында тәфсилле аңлатма да бирәчәкбез.

Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев