Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янилдә яшәүче Владислав Баляев матурлыкны үз куллары белән тудыра (фото)

Янил авылының үзәк урамы аша узганда "Күчтәнәч" кибете һәм аның янәшәсендәге йортка игътибар итмичә китмәүчеләр сирәктер. Чөнки әлеге йортның әйләнә-тирәсе үк үзенә җәлеп итеп тора. Урамнан узучылар да еш кына туктап, йортның ишегалдына кереп, фотосурәтләргә төшеп китәләр икән. Минем дә читтә каласым килмәде - йорт хуҗасы Владислав абый Баляевтан рөхсәт...

Янил авылының үзәк урамы аша узганда "Күчтәнәч" кибете һәм аның янәшәсендәге йортка игътибар итмичә китмәүчеләр сирәктер. Чөнки әлеге йортның әйләнә-тирәсе үк үзенә җәлеп итеп тора. Урамнан узучылар да еш кына туктап, йортның ишегалдына кереп, фотосурәтләргә төшеп китәләр икән. Минем дә читтә каласым килмәде - йорт хуҗасы Владислав абый Баляевтан рөхсәт алып, ишегалларына уздым.

Килеп керүгә берникадәр вакыт сүзсез тордым. Андагы матурлыкны бик тиз генә күреп бетереп булмый иде шул. Ә барысы да гади генә әйберләрдән ясалган, югыйсә. Гадилектә - матурлык, дип юкка гына әйтмиләр, күрәсең. Агачлардан ясалган киртә, ташлар белән уратып алынган кечкенә генә күл, аның янындагы аккошлар, керпеләр, тиеннәр ... Гади генә тәгәрмәчләрне төрле матур, ачык төсләргә буяп, зур гына уенчыклар да ясалган. "Мин ачык төсләрне бик яратам," -ди йорт хуҗасы. Ләкин әле бу матурлыкның башы гына булган икән. Ул мине бакчаларына алып керде. Менә монда чыннан да күзләр камаша! Матур итеп ясалган басма, янында тезелеп киткән чәчәкләр, кулдан ясалган уенчыклар. Гирляндалар, утлар эленгән. Балаларга уйнар өчен комлык, атынчыклар, чәй эчү урыны янында самовары да тора, 20-30 кеше утырырлык өстәл түбә астына урнаштырылган. Шунда ук музыка уйнап тора. Физкультура белән шөгыльләнү өчен тренажерлар бар. Кечкенә генә алмагачлар үсеп, алма биреп утыралар. Әлбәттә, боларны булдыру өчен фантазиянең көчле булуы да бик мөһим.

-Барысын да үзем уйлап табам,- ди Владислав абый.- Бу - безнең ял итү урыны. Кайберәүләр: "Бу урында ничә бозау асрый алыр идең," диләр, ләкин гаиләң, дусларың, туганнарың белән ял итү өчен мондый бакчаң булу әйбәт бит инде.

Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, автотранспорт техникумын тәмамлый. Чаллыда, аннан соң туган ягында тугыз елга якын автомеханик булып эшләгән. Ә авылда газовик булып эшли башлавына 20 ел була икән инде. Тыныч, һәркем белән җылы мөнәсәбәттә булган ирне авылда күпләр хөрмәт итә. Йортлары янында гына "Күчтәнәч" кибете ачып җибәрделәр. Бер булганнан бар да була шул, тырыш кеше барысына да өлгерә. Владислав абый тормыш иптәше, балалары белән матур гомер итәләр. Аларның тырыш гаиләсенә күз тимәсен дип, сокланып кына карыйсы килә.

Марсилә ФӘХРЕТДИНОВА, КФУ студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев