Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ялгыш адым

Гомерләр шулкадәр тиз уза... Тормыш арбагызга түбән җанлы бәндәләрнең гел кайгы-хәсрәт тутырып баруына ирек куймагыз. Бәхетле булырга һәркемнең дә хакы бар. Шушы сүзләрне көн дә Нәгыймәгә тукый торгач, ниһаять ул ныклы бер карарга килде...

Күршем Нәгыймәнең эч-серен чишеп дөрес эшлимме икән?! Белмим, ни дияргә дә белмим. Әмма кансыз ирнең гаиләсенә күрсәткән начарлыкларына һәм "мин - сезнең атагыз!" дип күкрәк кагып, мыскыл итүенә йөрәгем чыдамый.

Нәгыймәнең яшьлегендә очрашып йөргән егете туйга кадәр аны үзенеке итә алмаганына гарьләнеп: "Син чирле, авыру", - дип, мыскыллы сүзләр әйтеп китеп бара. Кызны бик каты рәнҗеткәнен, күңеленә мәңге төзәлмәслек яра салганын соңыннан аңлап бик үкенә егет, килеп гафу да үтенә. Әмма йөрәкне әрнеткеч бу сүзләр Нәгыймәнең күңелендә, утлы күмер булып, озак елларга уелып кала. Күңел төшенкелегенә бирелгән көннәрендә аның юлында Зиннәт очрый. Бер-ике ай очрашып йөргәннән соң, гариза язып, туй көнен билгелиләр. Күршемнең күңелендә аңа карата бернинди мәхәббәт, ярату хисе дә булмый. Гаризасын кире алырга дип әллә ничә тапкыр ЗАГСка барса да, батырлыгы җитми. Күрәсең, Зиннәтне хурлыкка калдырасы килмәгәндер. Әти-әнисе: "Яратмагач, кияүгә чыкма, кызым", - дисәләр дә, ялгыш адымын төзәтергә кыюлыгы җитми аның. Язмыштан узмыш юктыр дип, туй күлмәген кия.

Кияүгә чыгып, бер ай узгач, ирнең "күркәм" яклары ачыла башлый. Бала чактан ук "чыбык ашап" үскән малай, бүген-иртәгә үзе әти буласы кеше, ата-анасына да кул күтәрергә тартынмый торган бер адәм имгәге булып чыга. "Кыйналган бала кансыз булып үсә", - дип белми әйтмәгәннәр икән.

Нәгыймә уналты ел ир хатыны булып яшәсә дә, эчкече ир белән аның бер генә көне дә тыныч узмый. Ирен ярата алмаса да, картлык көнемдә таянычым булырлар, дип ике бала таба.

Бер аек көне булмаган ир балаларын да яратмый. Бер көнне Нәгыймәнең эштән кайтып керүенә унбиш яшьлек кызы елап шешенеп беткән була.

- Ни булды, балакаем? - дип соравына...

- Әти сукты, - дип җавап бирә.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев