Төркәштә яшәүче Энҗе Гәрәева кул эшләренә дә оста
Төркәш авылына баргач, Энҗе исемле кызны да күрергә булдык. Күптән түгел Чистайда мөмкинлекләре чикле кызлар һәм егетләр арасында спортның бочче төре буенча үткәрелгән ярышларда катнашып, дүртенче урынны яулаганын белә идек. Бочче, ягъни утырган көе нәни тупларны ату уены белән кыз быел гына шөгыльләнә башлаган. Чистайга кадәр автобуста бару ардыртса да,...
Төркәш авылына баргач, Энҗе исемле кызны да күрергә булдык. Күптән түгел Чистайда мөмкинлекләре чикле кызлар һәм егетләр арасында спортның бочче төре буенча үткәрелгән ярышларда катнашып, дүртенче урынны яулаганын белә идек. Бочче, ягъни утырган көе нәни тупларны ату уены белән кыз быел гына шөгыльләнә башлаган. Чистайга кадәр автобуста бару ардыртса да, сөенеп кайткан. Бик тырыш, дип тасвирлады аны районыбызның "Аргамак" командасы тренеры Дамир Галиәхмәтов. Дөрестән дә шулай икән. Кызның кул эшләрен күреп, гаҗәпләнми мөмкин түгел. Энә очы кадәр генә вак сәйләннәрне тезеп, чәчәк бәйләмнәре ясау өчен күпме сабырлык, ихтыяр көче, матурлыкны ярату кирәк! Вак кәгазь кисәкләреннән җыелып ясалган аккошлар, кечкенә резинкалардан үрелгән беләзекләр дә кызның әнә шул сыйфатлары турында сөйли.
-Бик яратып шөгыльләнә, - ди әнисе Зөлфия ханым Гәрәева. - Дәваханәдә ятканда да, тегене яки моны ясыйк дип, үзе сүз куша иде. Ә мин аңа һәрчак ярдәм итәм. "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенә йөрү дә, дәвалану белән беррәттән, кызыбызның сәләтен ачарга ярдәм итте.
Энҗе үзе гел елмаеп тора. Балаларча эчкерсез, самими аның елмаюы.
-Әтисенә охшаган, ул да шундый көләч йөзле, - дип сөйләвен дәвам итә әнисе. - Энҗебез аралашырга бик ярата. Кунаклар, Нырты урта мәктәбе укытучылары килгәнен шатланып көтеп ала. Беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелми. Шигырьләр укый.
Кыз "Вконтакте" төркемендәге дуслары белән дә таныштырды. Кайберләре белән аны Мәскәү җырчысы Радик Юлъякшин иҗатына мәхәббәт тә берләштерә икән. Аның Кукмарада үткән концертын карау бәхетенә дә ирешкән. Алай гына түгел, истәлек өчен җырчы белән фотога да төшкән.
Менә шулай тормыштан сөенеч таба белеп яши Энҗе.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев