Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада “Экстремистлыкка – юк!” айлыгы бара

Татарстанда, шул исәптән районыбызда 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр "Экстремистлыкка - юк!" айлыгы үткәрелә. Аның кысаларында мәгариф, мәдәният, спорт, дини оешмаларда төрле чаралар уздыру каралган. Белем көнендә моннан 12 ел элек Бесландагы терактта һәлак булучыларны искә алу чаралары үтте, террорчылар кулыннан гомерләре өзелүчеләр бер минут тынлык белән искә алынды, шәмнәр...

Татарстанда, шул исәптән районыбызда 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр "Экстремистлыкка - юк!" айлыгы үткәрелә. Аның кысаларында мәгариф, мәдәният, спорт, дини оешмаларда төрле чаралар уздыру каралган.

Белем көнендә моннан 12 ел элек Бесландагы терактта һәлак булучыларны искә алу чаралары үтте, террорчылар кулыннан гомерләре өзелүчеләр бер минут тынлык белән искә алынды, шәмнәр яндырылды. "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Роза Фазлыева "Террорлыкка - юк!" дигән темага буклетлар таратты, әңгәмәләр уздырды.Үзәкнең "Наз" социаль-тернәкләнү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучылар Кукмара чиркәве настоятеле Сергий атакай һәм Камышлы авылы имам-хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев белән очраштылар. Аларның чыгышлары бик үтемле һәм аңлаешлы булды.

3 сентябрь терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан районның барлык белем бирү учреждениеләрендә, теракт актлары корбаннары истәлегенә багышлап, хокук саклау органнары һәм терроризмга каршы көрәш комиссиясе әгъзалары катнашында бердәм дәресләр узды, шушы темага карата рәсем һәм плакат конкурслары оештырылды. Авыл мәдәният йортларында, китапханәләрдә әңгәмәләр, китап күргәзмәләре, халык белән очрашулар үтте, Беслан вакыйгаларына багышланган фильм күрсәтелде. Шулай ук "Спорт - терроризмга һәм экстремизмга каршы" дигән девиз астында спорт ярышлары, мәчет һәм чиркәүләрдә теракт корбаннарын искә алу һәм башка төрле чаралар үткәрелде.

Җиңү паркы каршындагы мәйданда балалар катнашында бик матур концерт оештырылды. Җыр-биюләрдә бердәмлек, дуслык чагылдырылды. Чара флеш-моб белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев