Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ташлы-Елга авылы кызы Гөлназ Сәлламовага райондашларыбызның ярдәме кирәк

Исәнмесез, "Хезмәт даны" газетасы укучылары! Мин сезгә үземнең сәламәтлегем өчен көрәшү теләгемне тормышка ашыруда ярдәм итүегезне үтенеп мөрәҗәгать итәм. Үзеңнең эчке, шәхси борчуларыңны таныш булмаган кешеләр белән уртаклашу һәрчакта да җиңел булмый. Әмма кайчак тормышта килеп чыккан хәлләр ярдәм сорарга мәҗбүр итә. Бу юлларны укыган һәркем мине дөрес аңлар, дигән...

Исәнмесез, "Хезмәт даны" газетасы укучылары! Мин сезгә үземнең сәламәтлегем өчен көрәшү теләгемне тормышка ашыруда ярдәм итүегезне үтенеп мөрәҗәгать итәм.

Үзеңнең эчке, шәхси борчуларыңны таныш булмаган кешеләр белән уртаклашу һәрчакта да җиңел булмый. Әмма кайчак тормышта килеп чыккан хәлләр ярдәм сорарга мәҗбүр итә. Бу юлларны укыган һәркем мине дөрес аңлар, дигән өмет кыюлык бирә.

Авыр ДЦП диагнозы куелуга карамастан, акылым шул дәрәҗәгә җитте ки, үземнең үзенчәлекләремне рухи һәм физик үсеш өчен бүләк буларак кабул итә башладым.

Тормыш юлымда тик бер нәрсәне генә кабул итә алмыйм. Һәм менә шул мине көрәшергә, шушы мөрәҗәгатьне язарга этәргеч бирде.

ДЦП авыруы нәтиҗәсендә минем умырткам белән җитди проблемалар башланды. Хәзер миндә җитди скалиоз барлыкка килде, шуның аркасында эчке әгъзаларым зыян күрә, кысыла. Йөрәгем, үпкәләрем тиешенчә эшли алмый. Нәтиҗәдә йөрәгемдә кискен авыртулар барлыкка килә, һава җитми, аякларым шешә.

Минем барлык өметем - умырткага операция ясатуда. Мәскәүдәге нейрохирургия үзәкләренең берсендә аны ясарга риза булдылар. Әлеге үзәк табибларының мондый чирләрне дәвалау тәҗрибәсе зур. Әмма савыгу юлында бер киртә бар: бу - 2467880 сум акча. Ул умырткага титан җайланма кую һәм операция үткәрү чыгымнарын үз эченә ала. Минем һәм гаиләбез өчен бу сумма бик зур. 18 яшьтән соң мондый операция өчен, кызганычка каршы, квота бирелми. Менә шуның өчен мин кыйммәтле операциягә акча җыюны үтенергә карар кылдым. Операциядән соң әгъзалар әкренләп үз урынына кайтачак, кабыргаларның бөкрелеге юкка чыгачак һәм вакыт үтү белән аркам тигезләнеп калачак!

Төз булу - минем иң зур хыялым!

Социаль челтәр, матбугат чаралары аша миңа бөтенләй таныш булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Чын күңелдән ышанам: тормышымда мине ярдәм итәргә теләк белдерүче рәхимле кешеләр барлыкка киләчәк.

Тамчыдан күл барлыкка килә. Теләсә нинди ярдәм, акчалата яки җылы сүзләр белән, мине сәламәтләнү юлына якынайтачак.

Хыялымны тормышка ашыру юлында каршыма адым ясагыз. Рәхмәт!

Гульназ Саллямова, 23 года. Татарстан, село Ташлы-Елга.
ДИАГНОЗ: ДЦП. Тяжелый нейромышечный S- образный сколиоз.
НЕОБХОДИМО: срочное оперативное лечение, в связи с увлечением деформации позвоночника и прогрессирующей дыхательной недостаточностью.

Осуществлять переводы можно по указанным реквизитам:
===============
Реквизиты для помощи:

СБЕРБАНК: номер карты 4276 6200 2500 2332
Получатель: Саллямова Гульназ Мунировна.
МЕГАФОН: +7 937 570 67 45
КИВИ КОШЕЛЕК: +7 927 437 41 12
ЯНДЕКС КОШЕЛЕК: 410014142726385
============================
Ссылки всех документов, которые подтверждают необходимость операции. Можно посмотреть через интернет.

Группа: http://vk.com/gulnazsallamova
Реквизиты: http://vk.com/topic-119788480_33418717
Документы: http://vk.com/docs?oid=-119788480

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев