Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Строй-Гарант” хезмәткәрләре төзелештә дә, спортта да алдынгылар (фото)

"Строй-Гарант" төзелеш оешмасының районыбызда лидерлар сафында баруы күпләргә мәгълүмдер. Төзелеш өлкәсендә генә түгел, оешма-предприятиеләр арасында бара торган спорт ярышларында да гел беренчелекне яуларга омтылулары биредә бар яктан булган, көчле команда туплануын раслый. Соңгы вакытта үткәрелгән футбол ярышларында да "Строй- Гарант" командасы беренчелекне алган", - дигән сүзләр еш колакка чалына башлады....

"Строй-Гарант" төзелеш оешмасының районыбызда лидерлар сафында баруы күпләргә мәгълүмдер. Төзелеш өлкәсендә генә түгел, оешма-предприятиеләр арасында бара торган спорт ярышларында да гел беренчелекне яуларга омтылулары биредә бар яктан булган, көчле команда туплануын раслый.

Соңгы вакытта үткәрелгән футбол ярышларында да "Строй- Гарант" командасы беренчелекне алган", - дигән сүзләр еш колакка чалына башлады. Әле бит футболчыларның оешып, бер командада уйный башлауларына да күпме генә вакыт үтте. Ә инде уңышлары сокланырлык. Әйтик, "Квартал" сәүдә үзәге кубогына үткәрелгән турнирда, Зур Кукмарада Алмаз Гаязов истәлегенә оештырылган ярышта, Сабада үткән төбәкара бәйгедә (Сабаның "Дуслык", Казанның "Ирбис" командаларын җиңеп), команда беренче урыннарны яулады.

-Команда җитәкчебез, предприятиенең генераль директоры Илсур Шәрипов тәкъдиме белән оешты. Әлеге фикерне без, спорт сөючеләр, хуплап каршы алдык. Беренче уенны февраль аенда, Кукмара киез итек-киез комбинаты үткәргән мини-футбол турнирында уйнадык, - ди футболчыларның капитаны, оешманың мастеры Нияз Ризванов. - Нәтиҗә сөенерлек булды - икенче урынны алдык. Әлбәттә, әлеге уңыш безне канатландырды. Егетләр белән бергә алга таба да турнирларда катнашырга сүз куештык. Бер командада уйнау эш барышында да сизелә: уртак тел табарга, сөйләшергә уңайлы.

Командада барлыгы тугыз кеше. Алар арасында футболчылардан тыш волейболчылар да, хоккейчылар да, самбо белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Егетләр моңа кадәр Зур Кукмара, Степан Разин, Ворошилов, Нур Баян командалары өчен көч сынашсалар, хәзер инде "Строй-Гарант" исеме астында чыгыш ясыйлар.

-Безнең командада начар уйнаучылар юк, - диләр елмаеп Ленар Әүхәдиев белән Диас Сәйфетдиновлар. - Үзебезнең оешма төзегән стадионда кичләрен тренировкага киләбез, уңышларыбызны күреп, җитәкчелек акчалата премия белән дә сөендерде. Җитәкчелекнең шундый карашта булуы, әлбәттә, канатландыра. Кыш көне "Строй-Гарант" призына футбол командалары арасында турнир да үткәрергә әле исәбебез.

Шуны да өстәп китик, "Строй-Гарант" оешмасы футбол гына түгел, хоккей, волейбол командасы туплап, әлеге команда егетләрен дә спорт киемнәре белән тулыландырды. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Шушындый лозунг белән яшәгән, эшләгән җитәкче егетләрне яңа җиңүләргә рухландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев