Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җөри авылындагы Питрау 60 меңләп кунак җыйды! (ФОТО)

16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында керәшен халкының бакча, печән эше төгәлләнгән, ә урып-җыю әле башланмаган чорда үткәрелә торган милли бәйрәме - Питрау узды. 17нче ел рәттән мондый дәрәҗәдә оештырылган чарада быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Кунакларны республикадан һәм читтән килгән керәшеннәр милли җырлары,...

16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында керәшен халкының бакча, печән эше төгәлләнгән, ә урып-җыю әле башланмаган чорда үткәрелә торган милли бәйрәме - Питрау узды. 17нче ел рәттән мондый дәрәҗәдә оештырылган чарада быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Кунакларны республикадан һәм читтән килгән керәшеннәр милли җырлары, сый-нигъмәтләре белән каршы алды.


Иң элек кунаклар алан киңлегенә җәелгән бәйрәм белән хозурланып йөрде. Биредә балалар өчен аерым мәйданчык оештырылган, анда төрле күңел ачу чаралары, аттаракционнар, хәтта сәләтле балалар өчен махсус сәхнә дә бар иде. Елдагыча, аланда керәшеннәр агачтан кечкенә генә ачык өйләр корып куйган. Аларны читләтеп узам, димә. Бу өйләрдә керәшен халкының тарихын чагылдырган күренешләр, музей, милли ризыклар, файдалы үләннәр - барысы да тәкъдим ителгән.

Рөстәм Миңнеханов Ерак Көнчыгыштан килгән кунаклар янына аерым тукталды. Алар Питрау бәйрәмен күрү белән берочтан ит, сөт ризыклары кебек продукцияләрен дә алып килергә уйлаган. Гомумән, Питрауда республика районнарыннан (Лаеш, Зәй, Сарман, Кайбыч, Балык Бистәсе, Менделеевск) гына түгел, Чиләбе (Ногайбәк), Орел, Түбән Новгород кебек ерак шәһәрләрдән дә кунаклар килгән иде.


Төп бәйрәм, әлбәттә, зур мәйданда барды. Питрауга җыелган төрле милләт вәкилләрен Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, ТР Керәшеннәр иҗтимагый җәмгыяте рәисе Иван Егоров белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та сәламләде. "Кадерле дуслар! Керәшеннәрнең иң яраткан бәйрәме - Питрау белән чын күңелдән котлыйм. Барыгызга да исәнлек-саулык телим! Керәшен халкы гореф-гадәтләрен, киемнәрен, ризыкларын, җырларын кадерләп саклый. Без аларга сокланып карыйбыз, хөрмәт итәбез. Бәйрәмнәребез матур булсын!" - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул керәшен халкының мәртәбәле шәхесләренә Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Күренекле шагыйрь, язучы Гәрәй Рәхим дә Рәхмәт хатына ия булды.

Питрау кичке якта гына башланганга күрә, аны "Төнге Сабан туе" дип тә атап йөртәләр. Сабан туе, чөнки мәйданда шахмат, армспорт, гер күтәрү, баганга менү, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, тәкыя үрү, ат ярышы һәм башка гаҗәеп уен-ярышлар узды. Билгеле ки, Питрау апостол Петр хөрмәтенә үткәрелә. Ә ул чын балыкчы булган, шуңа да биредә кул белән судан балык тоту ярышы ел да оештырыла. Көрәш батырларына исә өч җиңел машина әзерләп куелган иде. Алдагы ике елда Әлмәттән Ильяс Галимов абсолют батыр булса, быел бу исемгә тәүге тапкыр Сергей Павлик лаек булды.

Питрауны шулай ук "Мәхәббәт бәйрәме" дип тә атыйлар. Мәгълүм булганча, Тырлау аланында ялгыз йөрәкләр өчен "Димче почмагы" эшли. Быел мөрәҗәгать итүчеләр күп булу сәбәпле, "Димче почмагы"нда махсус такталар урнаштырганнар. Танышырга теләгән кешеләр телефон номерлары белән исемнәрен язды. Ә чын-чынлап гаилә корырга теләүчеләргә анкета тутыру мөмкинлеге бирелде. "Табигать байлыклары" мәйданчыгында исә бәйрәм кунакларын хуш исле чәй белән сыйладылар.


Бәйрәмдә мәйданчыклар гына түгел, сәхнәләр дә күп иде. Керәшен халкы моңлы-җырлы булгангамы, кая карама концерт барды. Артистлар гына түгел, үзешчәннәр дә милли җырларын башкара алды. Төп сәхнәдә исә Вадим Захаров, Ринат Рахматуллин, Раяз Фасыйхов, Виталий Агапов, Венера Ганиева, Алинә Давыдова, Оксана Дмитриева кебек популяр җырчылар чыгыш ясады. Бәйрәм салютын быел Питрау тәмамлангач түгел, ә билгеле вакытта - төнге 12дә аттырдылар.

Питрау күрке - "Керәшен чибәре" бәйгесе. Ул 2004 елдан бирле оештырыла, ә 2007 елдан аны Татарстанның Керәшеннәр иҗтимагый җәмгыяте үз канаты астына алган. Бүгенге көнгә кадәр "Керәшен чибәре" бәйгесендә 200дән артык керәшен кызы катнашкан. Әлеге бәйге керәшен сылуларының җыр-моңга сәләтен, хезмәт сөючәнлеген, аш-су, тарих һәм мәдәният өлкәсендәге белемнәрен сыный. Быел "Керәшен чибәре" бәйгесен танылган алып баручылар - Илдар Кыямов белән Венера Иванова алып барды. Бәйгенең җиңүчесе - Яшел Үзәннән 18 яшьлек Татьяна Ефремова көмеш таҗ һәм 50 мең күләмендә акчалата бүләккә ия булды.

Питрау - җырлап, уйнап, әйлән-бәйлән йөреп күңел ачу бәйрәме! Керәшен халкында Питрауга бәйле бик күп ырымнар, сынамышлар бар. Мәсәлән, 12 июль - Питраудан соң кошлар сайраудан туктый. Элек-электән керәшен яшьләре Питрауда үзләренә сөйгән яр эзләгән. Алар "Питрауда кәләш тап, Покрауда (октябрь) туй гөрләт!" дигән сүзгә ышанып яши, чөнки андый гаиләләр нык, тату булуы белән аерылып тора. Питрау төнендә су коену гадәте дә бар, "Питрау суы" тәнгә сихәтле була икән.

Эльвира ШАКИРОВА, автор фотлары

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев