Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбыз пенсионерлары Чистайны күреп кайтты

Россия пенсионерлар союзының район бүлекчәсе рәисе Әлфинур Сабитова пенсионерлар өчен Чистай шәһәренә сәяхәт оештырган иде. Аның урынбасары Римма Әхмәдиева сәяхәт вакытында үз эшенең остасы булуын күрсәтте. Без Чистайдан яшәреп, дөнья мәшәкатьләрен онытып кайттык. Шәһәрнең архитектура истәлекләре, парк-скверлары, "Яр буе" зонасы аеруча ошады. Паркта Софья Гобәйдуллина, Гаяз Исхакый кебек күренекле шәхесләргә...

Россия пенсионерлар союзының район бүлекчәсе рәисе Әлфинур Сабитова пенсионерлар өчен Чистай шәһәренә сәяхәт оештырган иде. Аның урынбасары Римма Әхмәдиева сәяхәт вакытында үз эшенең остасы булуын күрсәтте. Без Чистайдан яшәреп, дөнья мәшәкатьләрен онытып кайттык. Шәһәрнең архитектура истәлекләре, парк-скверлары, "Яр буе" зонасы аеруча ошады. Паркта Софья Гобәйдуллина, Гаяз Исхакый кебек күренекле шәхесләргә бюст кулган. Иң истә калганы: сәяхәттә күренекле шәхесләрнең тормыш юллары белән танышу булды. Бөек рус язучылары Борис Пастернак, Марина Цветаева, шулай ук Гаяз Исхакый яшәгән төбәк бит ул Чистай. Чистайга сәяхәт оештырган җитәкчеләргә рәхмәтебез зур.

"Гел мактыйсың. Бер дә китек җирләре юкмы әллә аларның?" - диярсез. Чистай шәһәрендә элеккеге татар бистәсе бар. Анда иске йортларда да кешеләрнең яшәүләрен күргәч, борчылу хисләре туды.

Минем шуны да искәртеп узасым килә: Кукмарабыз да Чистай шәһәреннән бер дә калышмый. Бездә дә яңарыш чоры бара. Бистәбезне хәзер танып булмый: бар җирдә матурлык, чисталык. Бу үзгәрешләрдә, районның чәчәк атуында район җитәкчесенең өлеше зур. Хәзер Кукмарага сәяхәтчеләрне дә җәлеп итәргә була.

Нәкыйп Кәримуллин, пенсионер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев