Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Онытылмый батыр солдатлар

Мин Уразай авылында, әниемнең бабае йортында яшим. Әниемнән, әбиемнән һәм башка туганнардан һәм бабам калдырган язмалардан мин әлеге бабамның тормышы турында белдем һәм шул хакта сөйләргә телим. Әниемнең бабасы Фәтхетдин Низамов 1920 елда эшче гаиләсендә дөньяга килгән. Балачагы Уразайда үткән. 1941 елда ул басуда эшләгән, икмәк чәчкән, әмма аны җыеп...

Мин Уразай авылында, әниемнең бабае йортында яшим. Әниемнән, әбиемнән һәм башка туганнардан һәм бабам калдырган язмалардан мин әлеге бабамның тормышы турында белдем һәм шул хакта сөйләргә телим. Әниемнең бабасы Фәтхетдин Низамов 1920 елда эшче гаиләсендә дөньяга килгән. Балачагы Уразайда үткән. 1941 елда ул басуда эшләгән, икмәк чәчкән, әмма аны җыеп алырга насыйп булмаган: 22 июньдә фашист Германиясе безнең илгә һөҗүм итә. Бабайны Мәскәүгә зенитчы-пулеметчы курсларына җибәрәләр. Укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, ул Ленинград шәһәрен сакларга җибәрелә. Ул вакытта шәһәр инде чолганышта була һәм аңа Ладога күле аша бер юл гына кала. Аны соңыннан "Тормыш юлы" дип атыйлар. Бабам Ленинградка күл аша пароход белән килгән, аларны дошман бомбалары утка тоткан, пароход бер яктан икенче якка янтайган, аны зур дулкыннар күмгән, әмма Ленинградка барып җитә алганнар. Бабам Ленинградны дошман самолетлары һөҗүменнән саклаган, чолганышны өзүдә, шәһәрен тыл белән тоташтырган юлны саклауда катнашкан. Әбием һәм әнием сөйләвенчә, бабама сугыш турында сөйләү бик авыр булган. Ул Ленинград урамнарында ачлыктан һәм суыктан үлгән балалар, хатын-кызлар, картлар турында күз яшьләре белән сөйләгән. Очып килүче снаряд тавышларыннан инде курыкмаулары, бу юлы кемгә үлем алып килә икән дип уйлаулары турында гына әйткән. Снаряд, мина чокырларына сөенгәннәрен дә сөйләгән, чөнки дошман утыннан ышыклану өчен урын ясалган, бу исә байтак гомерләрне саклап калган. Алар бар авырлыкларны да җиңгәннәр. Бабам яраланып, госпитальдә дәваланган, сугыштан соң авылга әйләнеп кайткан. Бабам Бөек Ватан сугышы ордены, "Фронтовик 1941-1945" , "Жуков" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Әниемнең бабасының дөньядан киткәненә инде ун ел, әмма безнең гаилә аны һәм дөньяны фашистлардан коткарган, без тыныч күк астында яшәсен, Җиңү салютын биреп, пушкалар атканда балалар "Ура!" дип кычкырсын өчен кан койган миллионнарча солдатларны онытмый. Мин үземнең бабам белән горурланам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев