Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркоманның киләчәге юк

Тәмәке тарту, эчкечелек, наркотиклар куллану кебек начар гадәтләрнең ахыры аяныч тәмамлануын белсәләр дә, кызганыч, аларның колына әверелүчеләрнең саны кимеми. Республикада бүгенге көндә 10 меңнән артык наркоман исәпләнсә, район үзәк дәваханәсендә исәптә торучы наркоманнар саны - 13, бер тапкыр наркотик кулланган өчен профилактик исәпкә алынучылар исә - 20. -Дәваханәдә исәпкә куелган...

Тәмәке тарту, эчкечелек, наркотиклар куллану кебек начар гадәтләрнең ахыры аяныч тәмамлануын белсәләр дә, кызганыч, аларның колына әверелүчеләрнең саны кимеми. Республикада бүгенге көндә 10 меңнән артык наркоман исәпләнсә, район үзәк дәваханәсендә исәптә торучы наркоманнар саны - 13, бер тапкыр наркотик кулланган өчен профилактик исәпкә алынучылар исә - 20.

-Дәваханәдә исәпкә куелган наркоманнарның иң яшенә - 18, ә иң өлкәненә 41 яшь. Алар арасында ике хатын-кыз да бар, - ди нарколог Рөстәм Сабирҗанов. -. Ир-егетләрнең ихтыяр көче ныграк, алар үзләрен тизрәк кулга алалар, тернәкләнү курсларына да теләп баралар. Ә менә гүзәл затлар белән хәл бераз катлаулы. Тәртипсез тормыш алып баручы ханымнарның берсен бүгенге көнгә кадәр һич кенә дә туры юлга бастыра алганыбыз юк. Узган ел транспорт йөртү таныклыгы алу өчен медицина тикшерүе узган вакытта да ике кешедә наркоманлык билгеләре ачыкланган иде. Аларның берсенең анализлар тапшыру алдыннан кан басымыннан дару эчүе билгеле булды, шуның өчен ул исәпкә куелмады. Ә инде икенчесен исәпкә алдык. Яңа приказ нигезендә хәзер наркоманлык буенча исәпкә алынучылар өч ел дәвамында табиб күзәтүе астында торырга, өстәвенә, психолог белән дә аралашырга тиеш булалар.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев