Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Манзараста чупакабра йөргән (фото)

(Кукмара, 13 сентябрь, "Хезмәт даны"). -Кичә көндезге якта өй ишеген ачып чыгуга, баскычта басып торучы бер ямьсез җан иясен күреп, имәнеп киттем. Күңелемә шунда ук: "Әллә чупакабра дигәннәре шушымы икән?" - дигән уй килде. Песигә дә, эткә дә ошамаган иде ул: башы зур, колаклары тырпаеп тора, тиресе йонсыз, сыр-сыр булып...

(Кукмара, 13 сентябрь, "Хезмәт даны").

-Кичә көндезге якта өй ишеген ачып чыгуга, баскычта басып торучы бер ямьсез җан иясен күреп, имәнеп киттем. Күңелемә шунда ук: "Әллә чупакабра дигәннәре шушымы икән?" - дигән уй килде. Песигә дә, эткә дә ошамаган иде ул: башы зур, колаклары тырпаеп тора, тиресе йонсыз, сыр-сыр булып җыерылган. Алгы тәпиләре озын, койрыгы да бөтәрләнеп килгән, - дип сөйли Манзараста яшәүче бер ханым. - Янып тораган яшел күзләреннән күзләремне алмыйча:

-Чыгып кит, ямьсез, каян кердең монда? - дип куаларга керештем. Якын килергә куркам - өстеңә сикерсә, нишләрсең?!

-Ә чупакабра дигәнең чыгып китәргә уйламый да. Веранда тәрәзәсе төбенә менеп үк утырды. Ерактан гына идәнюгыч таягы белән төрткәләп карыйм, кымшанмый да. Ул арада мияулый башлады. Песи икән бит бу! Күңелемә бераз җылы иңде. Ике сәгать карашып, куышып, мияулашып утыргач, түземлегем бетте: кулыма перчаткалар киеп, песине эләктереп, урамга чыгарып куйдым. Капка төбендә мияулап йөрде, коймадан да менеп карады. Башка песиләргә хас җитезлек юк иде бу җәнлектә. Ул арада янына чәүкә-саесканнар җыелды. Алар да бу сәер мәхлүкны күреп, бик аптырадылар, ахрысы. Мине иң гаҗәпләндергәне - ишегалдында адашып берәр песи яисә керпе килеп кергәндә сәгатьләр буе өрергә яраткан этебезнең бернинди реакциясе булмады. Ул аны бөтенләй күрмәгәндәй кыланды. Аның да куркуы минекеннән ким булмагандыр, күрәсең.

Икенче көнне Интернеттан эзләп таптым: песинең "Канадский сфинкс" дигән сирәк төре икән бу. Бәлки, хуҗасы эзләп тә йөргәндер. Мондый ямьсез җан ияләрен дә яратучы бар икән дип гаҗәпләндем үзем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев