Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның шәһәр булуы нәрсә бирә: инвестицияләр, статус һәм... Элвин Грей! (фото)

17 апрель көнне Татарстан республикасы Дәүләт Советы сессиясенең 27-нче утырылышында Кукмара шәһәр тибындагы бистәсе шәһәр статусын алды. Шул рәвешчә, Кукмара Татарстан картасында 24нче шәһәргә әйләнде. Intertat.ru электрон газетасы хәбәрчеләре шәһәрдә булып, яңа статусның Кукмарага нәрсә бирүе белән кызыксынды. - Егерменче ноябрь көнне безнең поселокта референдум үтте, анда Кукмара халкының 60%...

17 апрель көнне Татарстан республикасы Дәүләт Советы сессиясенең 27-нче утырылышында Кукмара шәһәр тибындагы бистәсе шәһәр статусын алды. Шул рәвешчә, Кукмара Татарстан картасында 24нче шәһәргә әйләнде. Intertat.ru электрон газетасы хәбәрчеләре шәһәрдә булып, яңа статусның Кукмарага нәрсә бирүе белән кызыксынды.

- Егерменче ноябрь көнне безнең поселокта референдум үтте, анда Кукмара халкының 60% кешесе катнашты, шуларның 80% үзенең ризалыгын белдерде, - дип сөйләде бу хакта Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев.

Бу нигә кирәк иде дисәгез, Кукмара үсә, яңа йортлар төзелә, федераль программалар белән күп кенә эшләр эшләнә, юллар, тротуарлар һәм парклар салына. Кукмараның тулы хакы бар шәһәр булырга. Халык та бу турыда референдумда ризалыгын белдерде.

Бу безгә нәрсә бирә? Югары белемле, сыйфатлы кадрларны үзебездә калдырыр, яшьләр шәһәрдә укыгач, үзебезгә кайтсын өчен өчен кирәк. Аларнын да шәһәрдә яшиселәре килә. Шәһәр статусы инвестицияләр алу өчен этәргеч булыр дип уйлыйбыз. 2015 елда сәнәгать паркы эшли башлаган идек. Мәскәүдә Икътисади үсеш министрлыгында шул программаны яклап, 307 миллион сум алдык. Безнең газ, су, электр уты кергән, бөтен уңайлыклары да тудырылган сәнәгать мәйданы булачак. Шул урында без 19 оешма урнаштырырга планлаштырабыз. Инде өч предпиятие салына да башлады. Металл савыт-саба заводы ике завод сала, шушы көннәрдә сөт комбинаты салына башлаячак. Шушы мәйданга инвесторларны җәлеп итәр дип ышанабыз.


- Яшьләр өчен әлегә башлыча авыл хуҗалыгын гына тәкъдим итә аласыз, димәк?

- Безнең районда авыл хуҗалыгы гына түгел, сәнәгать тә алгы рәтләрдә бара. Савыт-саба заводы бөтен Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә дә үз продукциясен сата. Шулай ук итек, тегү фабрикалары безнең районыбызның йөзек кашлары.

Безнең район 2016нчы елда республикабыз тарихында беренче тапкыр көненә 200 тонна сөт савуга ирешә алды. Әле аның белән генә тукталып калмыйча, киләчәктә көненә 300 тонна сөт саварга тырышачакбыз. Безгә шуның өчен дә кадрлар кирәк. Шуның өчен бүген авыл хуҗалыгы институтлары белән бик тыгыз элемтәдә эшлибез. Киләчәктә үзебез алдында шундый зур планнар куябыз.

- Кукмарага кайтыр өчен яшьләргә төп мотивация нинди?


- Районда яхшы хезмәт хакы булган эш урыннары бар. Әйтеп киткәнемчә, металл савыт-саба заводы, итек фабрикасы, тегү фабрикасы. Киләчәктә сәнәгать паркларында 2000 кешегә эш урыны булдырылачак.

Бүгенгә килгәндә, Казанда да фатирларны бушка бирмиләр, бездә дә андый программалар юк. Социаль ипотека бар, яшь белгечләрне фатир белән тәэмин итү программасы. Узган ел гына шул программа буенча авылда яшәүче утыздан артык гаилә акчалата ярдәм алды. Без яшь белгечләр кайтып эшли башласын өчен аренда торагы сала башлауны планлаштырабыз.

- Димәк, Кукмара шәһәренә кайткан яшь белгечләргә әлегә бюджеттан бер тиен дә бүленеп бирелмәячәк?


- Юк. Безнең андый мөмкинчелек юк, закон буенча да каралмаган. Табиблар буенча гына андый программа бар. Әгәр яшь белгеч кайта икән, аңа 10 сутый җир бүлеп бирелә, ә йортын салырга әкренләп кенә үзләре оешалар.

- Шәһәр статусы бирелгәч, предприятиеләргә салымнар артмыймы?


- Шәһәр булуга карамастан, салымнар үзгәрешсез калачак. Шәһәр итү ул, киресенчә, плюс кына булыр. Сату алып барганда, минем уйлавымча, ул өстенлек кенә булачак.

- Фатир бәяләре артмаячакмы? Яңа йортлар төзеләчәкме?

- Бүгенге көндә Кукмараның үзендә 160тан артык күп фатирлы йортлар бар. Без яңа йортлар салабыз. Авария хәлендәге йортлардан күчерү, социаль ипотека буенча программалар эшли. Халык өчен бәяләр үзгәрешсез калыр дип әйтәсем килә, чөнки шәһәр статусы бәяләр үсүгә этәргеч бирә алмый. Үзгәрешсез калачак.

- Барлык плюсларын һәм минусларын санап чыга алмассызмы икән?

- Плюслары нинде санап үттем, шул ук инвестицияләр, яшь кадрлар. Шәһәр булгач, халыкның карашы да үзгәрәчәк. Плюс якларын күп дип саныйм.

Ләбүдә Дәүләтшина: Шәҗәрә ни сөйли?

Кукмор - новый город на карте


- Кукмара 1741 елда төзелә башлый, - дип сөйләде Кукмара районы туган якны өйрәнү музее директоры. - Без шушы вакыттан саныйбыз. Кукмараның үз җирләре булмый. Тоеш исемле авылдагы байлардан җирне алып, завод төзи башлыйлар. 1743 елны беренче бакыр коеп чыгаралар. Шушы завод эшчеләрен бу байлар төрле һөнәргә өйрәтәләр. Монда пешекчеләр дә, итек басучылар да, бакыр казучылар да , утын кисүче дә, тәгәрмәч ясаучы да кирәк булган.

Бакыр заводы 1851нче елны яна. Шуннан соң ул бүтән торгызылмый. 500 гаиләне Иштирәк заводына, Екатеринбургка җибәрәләр. Эшкә өйрәнгән халык әллә кайда таралмый. Калганнары шушында калып көн күрәләр.

Әлфия Абзалова: Кукмарада савыт-сабаны XVIII гасырдан бирле ясыйлар!

Кукмор - новый город на карте

Кукмара металл савыт-саба заводының сату бүлеге җитәкчесе заводның тарихы белән таныштырды.

- Кукмара савыт-саба заводның тамырлары бик тирәнтен, ул унсигезенче гасырдан бирле килә. Элек ул "бакыр эретү заводы" дип аталган, анда 700дән артык кеше эшләгән, дүрт мичтә бакыр койганнар. Кукмара тауларында рудниклар булган, анда бакыр тапканнар һәм эретеп савыт-саба ясаганнар. Әмма Пугачев баш күтәрелеше вакытында болганышлар аркасында заводның элекке көче беткән, бакыр запаслары да кимегән һәм аны япканнар.

1936 елларда безнең завод кабаттан эшли башлаган. Ул вакытта бакыр ләгәннәр эшли башлаганнар, ат арбаларына тәгәрмәчләр ясаганнар. Бу завод ул вакытта"Тимерче" артеле дип аталган. 1950 елда завод савыт-сабалар җитештерә башлаган. Ул вакытта инде алюминий коялар.

Кукмор - новый город на карте

Бүгенге көндә заводта 900гә якын кеше эшли. Хезмәт хакы уртача 29 мең сум. Продукцияне Россиянең барлык өлкәләрендә дә сатабыз, продукциянең 16 проценты чит илгә чыга. Чит илләр арасында беренче урында Казахстан, шулай ук Германия, АКШ, Канада, Кытай, Чехия, Израильгә чыгарабыз.

Минзилә Вәлиева: Кукмара киез итекләренә 150 ел!

Кукмор - новый город на карте

- Безгә туристлар килсә, беренче чиратта киез итек, тегү цехын күрсәтер идек, - дип сөйләде киез итек комбинаты директоры урынбасары. Безнең үзебезнең иң яраткан урыныбыз - кибет. Кукмара киез итекләрен без инде 150 ел әзерлибез. Чигәбез, матурлыйбыз, халык асты куелганнарны бик ярата. Соңгы араларда бизәлгәннәренә игътибар зуррак. Шәһәр статусы безгә бик уңай тәэсир итә - туристлар артыр һәм шәһәр матурланыр дип уйлыйбыз. Ә алга таба шәһәрдә нәрсә эшләнәчәге халык теләген исәпкә алып эшләнер дип уйлыйм.


Руслан Гыйльметдинов: Кукмара шәһәр статусын алырга лаек!


«Кукмара авазы» радиосы алып баручысы Руслан Гыйльметдинов та Кукмараның шәһәр статусы алуына карата үз фикерләре белән уртаклашты.


Кукмор - новый город на карте


- Кукмара шәһәр статусын алыр өчен бик тә лаек!. Монда килгән һәр кунак Кукмараның кичергән үзгәрешләрен күреп, таң кала. Бүгенге көндә үзәк урамны гына алсак та, үзгәрешләр глобаль. Өр-яңа асфальт юл салынды, халык зарыгып көткән тротуарлар барлыкка килде. Атлас Булатов исемендәге паркка яңа сулыш өрелде. Нурминкә яр буе турында хәтта республика күләмендә дә сокланып сөйлиләр. Кукмараны карар өчен күрше районнардан махсус килүчеләр дә бар.

Эшләр өчен дә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Киез итек комбинаты, металл савыт-саба заводы, "Хыял" тегү фабрикасын белмәүчеләр юктыр, мөгаен. Район башлыгы Сергей Димитриев яңа төзелүче сәнәгать паркы төзелеше турында да ассызыклап уза. Бу парк Кукмараның киләчәген тагын да яктырак, өметлерәк күзалларга этәрә. Чөнки әлеге парк төзелепбеткәч, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк дигән сүз, ә бу инде, үзеннән-үзе яшьләрнең Кукмарада калуын аңлата.

- Кукмара шәһәр булудан синең тормышында ни үзгәрәчәк?

- Шәхсән миңа килгәндә, Кукмараның шәһәр статусын алуы яшьләр өчен зур мөмкинлекләр ача дип уйлыйм. Чөнки киләчәк яшьләр кулында һәм яңа креатив идеяләр шәһәр үсеше өчен бик мөһим роль уйнаячак.

- Син экскурсовод булсаң, туристларны кайсы җирләргә алып барыр идең?

- Кукмараның күренекле урыннарына килгәндә, туристларны мин санап киткән предприятияләрнең эшчәнлеге белән таныштырырга мөмкин. Тарихны белергә теләсәң, бик тә бай туган якны өйрәнү музеебыз бар. Яңа гына ачылган чаңгы-роллер трассасы кыш һәм җәй көннәрендә дә ачык, теләгән кеше роликлы тимераякларда, скейтбордларда, велосипедта йөри ала. Кыскасы, мондый урыннарны күп санарга мөмкин. Иң яхшысы, килеп, үз күзләрең белән күрү. Мең кат ишет - бер тапкыр күр, диләр бит.


Кукмор - новый город на карте


- Кукмарага яшәргә кайтыр идеңме?

- Кукмарада торам. Мегаполисларның яшәү ритмына кызыгып, күп кенә шәһәрләрдә яшәп караганым бар, ләкин туган төбәгем Кукмараның өметле киләчәген күзалдында тотып, кире шушында яшәргә кайттым. Һәм үземнең бу адымымны дөрес ясалган дип уйлыйм, чөнки Кукмараның соңгы вакыттагы үсеше шуны дәлилли.


Илназ Габидуллин: Кукмарага шәһәр статусы Элвин Грей килә алсын өчен бирелде


Шулай ук бу сорауларны инстгаграм челтәрендә 60 меңгә якын язылучысы булган Кукмара егете Илназ Габидуллинга да бирдек.

- Кукмара ни өчен шәһәр исеме йөртергә тиеш?

- Туган ягым Кукмара бу статуска инде күптән лаек булырга тиеш иде дип саныйм. Чөнки Кукмарабыз елдан-ел үсә, матурая, республикабыз күләмендә генә түгел, дөнья күләмендә дә зур җиңүләргә ия булды, танылды. Савыт-саба, итек, лимонады заводлары, сэндвич панельләр җитештерүче завод. Ялгышмасам, безнең республикада гына түгел, ә күрше төбәкләрдә дә андый завод юк. Болар барысы да Кукмарабызның шәһәр статусына ия булырга тиеш булуын күрсәтеп торалар.


Соңгы берничә ел эчендә генә Кукмара таный алмаслык булып үзгәрде. Бер-бер артлы, берсеннән-берсе биек булган йортлардан тыш, үзебезнең Кукмара яр буе, Атлас Булатов исемендәге ял итү парклары барлыкка килде.

Әле тагын безнең Кукмара халкы Радик Юльякшинны бик ярата бит. Ә ул моннан соң шәһәрләргә генә киләм дигән. Районыбызның шәһәргә әйләнүенең тагын сәбәбе шул, минемчә.

- Кукмара шәһәр булудан синең тормышында ни үзгәрәчәк?

- Иң беренче үзгәреш - мин хәзер шәһәр егете булдым инде. Эшемдә дә көлеп йөриләр хәзер, ике куллап күрешәләр, "шәһәр егете сәлам"- диләр.

- Экскурсовод булсаң, туристларны кайсы җирләргә алып барыр идең?

Кукмор - новый город на карте


- Итек заводына, паркларына, тау шуу комплексына, "Олимп" боз сараена алып барыр идем. Һәм инде үземнең туган авылым Вахитка.

- Нинди плюсларын һәм минусларын күрәсең?

- Плюслары: Кукмарада хәзер сәнәгать, мәдәният тагын да югары дәрәҗәгә омтылыр. Шулай ук яшьләрне шәһәребезгә җәлеп итергә булышыр. Минусларын мин әлегә күрмим, тик алар булмый калмас инде. Дөрес аңласам, салым түләүләр артачак һәм инде шул ук фатир, җир бәяләре дә артыр дип беләм.

- Кукмарага яшәргә кайтыр идеңме?

- Әлбәттә. Инде болайда 2011 елдан бирле Казанда яшәвемә карамастан һәр ялларда туган ягыма кайтып йөрим. Шәһәр статусына ия булгач инде, Аллаһ насыйп итеп, хезмәт хаклары да артырга, күбрәк эш урыннары да барлыкка килергә язсын.


Кукмор - новый город на карте


Кукмарага кимендә 700 ел булыр дип уйлыйлар. Археологлар тапкан материаллар Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында бу җирләрдә кешеләр актив тормыш алып баруын күрсәтә. Кукмара атамасы килеп чыгышында марича "кок" (ике) һәм "мара" (кеше, мари, үзатама) сүзләреннән гыйбарәт дип уйлыйлар. Җирле халык аңа ике мари нигез салган һәм шуңа авыл исеме Кукмара (ике мари) булган дип саный. Тарих битләрендә Кукмара авылы исеме беренче тапкыр XVI гасыр башларында телгә алына. Район үзәгендә хәзер 17,5 мең кеше яши.

Александр Эшкинин фотолары

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев