Кукмараның "Миләшкәй" бакчасында "Табигатьне саклаучылар" бәйрәме узды
Бөтенроссия балалар экологлар фестивале кысаларында поселокның 9нчы номерлы "Миләшкәй" балалар бакчасында"Әйдәгез, табигатьне саклыйк!" дигән девиз астында "Яшь табигатьне саклаучылар" бәйрәме үтте. Бу бәйрәмнең максаты: яшь буынга экологик тәрбия һәм белем бирү. Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары геройларга (экологларга) урман буенча сәяхәт иткәндә ярдәм иттеләр. Алар әкият урманында тәртип урнаштырдылар....
Бөтенроссия балалар экологлар фестивале кысаларында поселокның 9нчы номерлы "Миләшкәй" балалар бакчасында"Әйдәгез, табигатьне саклыйк!" дигән девиз астында "Яшь табигатьне саклаучылар" бәйрәме үтте. Бу бәйрәмнең максаты: яшь буынга экологик тәрбия һәм белем бирү.
Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары геройларга (экологларга) урман буенча сәяхәт иткәндә ярдәм иттеләр. Алар әкият урманында тәртип урнаштырдылар. Ябалакның мәкальләрен тыңладылар һәм аның табышмакларының барысына да дөрес җавап бирделәр. Уен компьютер технологиясе ярдәмендә ашарга яраклы һәм агулы гөмбә исемнәрен атадылар, яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында сөйләделәр. Алар урман аланында "Яңгыр биюе" дип аталган хореографик композиция күрсәттеләр. Табигатьне саклаучы геройлар "Елга аркылы чык" дигән эстафета үткәрделәр. Балалар белән бергәлектә килгән геройлар ботагы сынган каенга "беренче ярдәм" күрсәттеләр. Герой-экологлар балаларга табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәттеләр. Алар урманны сакларга һәм якларга, анда яшәүчеләр турында кайгыртырга, алар белән дуслашырга ярдәм иттеләр. Һәр балага экологлар логотибы белән медаль тапшырдылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тантаналы рәвештә ант иттеләр һәм экологларның гимнын башкардылар.
Көндәлек эшебездә дә без балаларны экологик культурага өйрәтергә, табигатькә карата мәрхәмәтлелек тәрбияләргә, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына сакчыл караш тәрбияләргә тырышабыз. Безнең балаларның табигатькә карата мөнәсәбәте бик нык үзгәрде. Алар чәчәкләрне таптарга ярамаганын беләләр, агачларны сындырмыйлар, кошларны куркытмыйлар, аларга ярдәм итәләргә тырышалар. Бу бәйрәм балалар өчен генә түгел, ә балалар бакчасындагы барлык хезмәткәрләр өчен дә зур бәйрәм булды. Һәрвакытта да безнең балаларыбызның йөрәгендә табигатебезгә карата мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек хисләре яшәсен, бу хисләр аларга алга таба табигать белән гармониядә яшәргә ярдәм итсен.
Тәрбияче: Саматова Фәридә Тимергалиевна
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев