Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада яшәүче Аразбай Саркулов биш телдә сөйләшә

Кукмара төбәге - төрле милләт вәкилләренең уртак йорты. Татар, рус, удмурт, марилар биредә элек-электән тату булып, ярдәмләшеп, туганлашып гомер кичерәләр. Шөкер, үзара бернинди аңлашылмаучанлыкларның булганы юк. Бу хакта без һәрчак горурланып, сөенеп сөйлибез. Райондашларыбызның киң күңелле булуын читтән килеп урнашкан башка милләт вәкилләре дә тоя. "Кукмараны яратам, ул миңа туган...

Кукмара төбәге - төрле милләт вәкилләренең уртак йорты. Татар, рус, удмурт, марилар биредә элек-электән тату булып, ярдәмләшеп, туганлашып гомер кичерәләр. Шөкер, үзара бернинди аңлашылмаучанлыкларның булганы юк. Бу хакта без һәрчак горурланып, сөенеп сөйлибез. Райондашларыбызның киң күңелле булуын читтән килеп урнашкан башка милләт вәкилләре дә тоя. "Кукмараны яратам, ул миңа туган ягым кебек якын", - диде шуларның берсе, Төрекмәнстанда туып-үскән Аразбай Саркулов.

Аралашучан, саф татар телендә сөйләшүче бу ир күпләргә таныш, дип уйлыйм: "Зилант" спорт мәктәбендә шофер булып эшли ул. Әле менә быел алдынгылар слетында үз эшенең остасы буларак бүләкләнде.

Тормыш иптәше Гөлнур - Кукмара кызы, торак-коммуналь хуҗалыкта эшләп, лаеклы ялга чыккан. Әңгәмәне бу парның танышу тарихыннан башладык.

-Күрше егете Казанда хезмәт иткәндә мине кунакка чакырган иде, Гөлнурны шул вакытта очраттым. 1981 елда өйләнешеп, аны үзем белән алып киттем, - ди Аразбай. -Үзбәкстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Каракалпакстан республикасындагы поселокка урнашып, унсигез ел буе шунда яшәдек. Мин төрле техникада: экскаваторда, кранда, тракторда эшләдем. Өч балабыз: ике кыз һәм улыбыз туды. Гөлнур милли аш-суларыбызны пешерергә өйрәнде, безнең телне дә үзләштерде. Әле монда кайткач та, гадәтләнгән көе төрекмәнчә сөйләшеп йөрде. Әби, ягъни әнисе: "Ни сөйлисең син, төрекмән хатыны? Берни аңламыйм", - дип бүлдерә иде үзен.

-Ни өчен бирегә кайтырга булдыгыз соң? - дип сорыйм.

-Анда бик эссе булганлыктан, хатыным авыргалап алды, шуңа күрә яшәү урынын алыштырырга ниятләдек.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев