Кукмара полициясенә райондашларның ярдәме кирәк
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Кичә, 18 гыйнварда, кичке сәгать алтылар тирәсендә поселокның "Раздолье" кибете яныннан уза торган сукмак аша барганнан соң, тимер юл рейсларыннан чыгып, Туешка таба таудан төшкән вакытта бер райондашыбызның аздан гына сумкасын талап алмый калалар. -Без таудан төшкәндә бер ир кеше менеп бара иде. Үтеп китәр алдыннан аның...
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Кичә, 18 гыйнварда, кичке сәгать алтылар тирәсендә поселокның "Раздолье" кибете яныннан уза торган сукмак аша барганнан соң, тимер юл рейсларыннан чыгып, Туешка таба таудан төшкән вакытта бер райондашыбызның аздан гына сумкасын талап алмый калалар.
-Без таудан төшкәндә бер ир кеше менеп бара иде. Үтеп китәр алдыннан аның белән тигезләшкәч, ул минем иңемдәге сумканың бавыннан тарта башлады. Мин үземә, ул үз ягына өстери. Аннары ул минем башка кара пакет белән сукты. Пакетында ниндидер каты әйбер бар иде. Янымда иптәш хатын булганлыктан, тартыша торгач, без сумканы аңа бирмәдек, саклап кала алдык, - ди зыян күргән ханым.
Сумканы талап алырга җыенган әлеге ир кешенең аерым билгеләре: 35-40 яшьләр тирәсендә, буе якынча 175 сантиметр, өстендә кара куртка, капюшонын күтәргән, кара чалбардан, кулында кара пакет була.
Райондашлар арасында бәлки, әлеге хәлнең шахиты булучылар, яисә ул ирне күрүчеләр бардыр. Әлеге ирне кичекмәстән табасы иде. Чөнки аның башкаларның әйберләренә дә кул сузмас дип беркем гарантияли алмый. Шуның өчен безгә ярдәм итсәгез иде. 02, 2-70-80 телефоннарына шалтыратырга яисә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Нургалиев Рамил Ришат улына шәхсән мөрәҗәгать итәргә була.
Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев