Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара беренче гимназиясе укучысы Алинә Сәләмова: “Планшетны үз тырышлыгым белән алдым”

Туган телгә, фәннәргә карата әти-әнием кабызган кызыксынуым гимназиягә укырга кергәч тагын да артты. Мин биредә бик тырышып белем алам, төрле конкурс-бәйгеләрдә, фестивальләрдә дә катнашам. Инде өченче ел рәттән республикабыздагы иң эре оешмаларның берсе булган "Газпром трансгаз Казан" җәмгыяте "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" редакциясе белән берлектә "Зәңгәр ягулык җылысы" дигән бәйге...

Туган телгә, фәннәргә карата әти-әнием кабызган кызыксынуым гимназиягә укырга кергәч тагын да артты. Мин биредә бик тырышып белем алам, төрле конкурс-бәйгеләрдә, фестивальләрдә дә катнашам.

Инде өченче ел рәттән республикабыздагы иң эре оешмаларның берсе булган "Газпром трансгаз Казан" җәмгыяте "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" редакциясе белән берлектә "Зәңгәр ягулык җылысы" дигән бәйге үткәрә. Мин быел да әлеге конкурста үземне сынап карарга булдым.

Иң күп эшләр "Газчының бер көне" номинациясенә килгән. Газ хезмәте күрсәтү өлкәсендә тырыш һәм озак еллар намуслы эшләүчеләргә багышланган 60ка якын язма арасында минеке дә бар иде. Мин әтием Илгиз Сәләмовның авыр да, куркыныч та, җаваплы да булган хезмәт иясе - газчы булуы турында инша яздым һәм беренче урынны яуладым. Безне, җиңүчеләрне, "Газпром трансгаз Казан" җәмгыятенең төп бинасына бүләкләр тапшыру тантанасына чакырдылар. Сөенечемнең чиге булмады - мин бәйрәмнән планшет белән кайттым.

Планшет, айфон кирәк, дип әти-әниләрен йөдәткән яшьтәшләремә эндәшәсем килә. Сорап утыру ул - ялкаулар эше, тырышырга, кызыксынырга, эшләргә кирәк. Төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулап, кыйммәтле бүләкләргә лаек булуым моңа дәлил булып тора. Бу беренче генә җиңүем түгел һәм ахыргысы булмас, дип ышанам. Чөнки тынгы белмәс, гел эзләнүдә, кызыксынуда булган һәм безне дә моңа этәргән укытучыларым булганда, бу башкача була да алмый.

Алинә САЛӘМОВА, 6 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев