Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кошларның бәхилләшүе

Бервакыт көзгә таба Туеш зираты тирәсендә, Нурминкә яры буенда балык чирттереп утырабыз. Балыкчы иптәшемнең каршы яктагы агачта "ыңгырашып" утыручы каргага күзе төште. Кара әле, авырый бугай бу карга, ди. Әйтеп бетерүе булды, авыру карга янына биш-алты карга килеп кунды. Әкрен генә каркылдаштылар. Авыруның хәлен сорашканнардыр, бәхилләшкәннәрдер инде үзләренчә. Тик озак...

Бервакыт көзгә таба Туеш зираты тирәсендә, Нурминкә яры буенда балык чирттереп утырабыз. Балыкчы иптәшемнең каршы яктагы агачта "ыңгырашып" утыручы каргага күзе төште. Кара әле, авырый бугай бу карга, ди. Әйтеп бетерүе булды, авыру карга янына биш-алты карга килеп кунды. Әкрен генә каркылдаштылар. Авыруның хәлен сорашканнардыр, бәхилләшкәннәрдер инде үзләренчә. Тик озак "гапләшә" алмадылар: авыру карга ботагыннан егылып төште. Үлгән иде ул.

"Хәл белергә" килгән иптәшләре очып һавага күтәрелделәр, үле карга өстеннән берничә тапкыр очып әйләнделәр дә, китеп югалдылар. Бу аларның иптәшләре белән хушлашулары, бәхилләшүләре булгандыр...

Мәксүт, Туеш бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев