Гомеренең соңгы көннәрендә: “Елмаясым да килми бит,”- дия иде
Үләренә кырык көн кала кешенең сөмсере коелыр, диләр. Бу вакытта ул күңеле белән башка дөньяда йөри башлый икән. Аллаһы Тәгалә китәр вакыт җиткәнне үзенчә шулай сиздерә. Казан шәһәрендә яшәүче Илнур Вәлиев тә гомеренең соңгы көннәрендә бик моңсу була. Хәтта хатыны Зөлфиягә: "Елмаясым да килми бит", - дип әйтә торган булган....
Үләренә кырык көн кала кешенең сөмсере коелыр, диләр. Бу вакытта ул күңеле белән башка дөньяда йөри башлый икән. Аллаһы Тәгалә китәр вакыт җиткәнне үзенчә шулай сиздерә. Казан шәһәрендә яшәүче Илнур Вәлиев тә гомеренең соңгы көннәрендә бик моңсу була. Хәтта хатыны Зөлфиягә: "Елмаясым да килми бит", - дип әйтә торган булган.
Бу гаилә белән тулай торакта таныштык. Илнур белән Зөлфия соңлап кына гаилә корган. Зөлфиянең йөрәген яуларга теләүче егетләр күп булса да, араларыннан ул Илнурны сайлый. Әнә шулай бер-берсен озак сынамыйча гына, өйләнешеп тә куялар. Бәхетләрен тулыландырып уллары Ленар дөньяга килә. Ә Илнурның янында гел кыз балалар бөтерелә. Икенчесе кыз булыр дип көттеләр. Тик аларга ике егет тәрбияләргә насыйп булган икән.
Кечкенә генә тулай торак бүлмәсендә дүрт кеше яшәүгә карамастан, үз яннарына Илнурның әнисен дә сыендырды әле алар. Килен белән каенана дус-тату яшәделәр. Чиратка басып бер ел дә узмады, яңа фатирлы да булып куйдылар. Күрше йортларга эләккәч, сөенечебез тагын да артты. Бәхетле көннәр тагын булды әле. Зөлфия иренә кыз бала бүләк итте! Күптән күченәсе калган яңа фатирга!
Тик кызын озак сөя алмады Илнур. Матур гына гомер иткәндә, 46 яшен тутырган ир мәңгелеккә күзләрен йомды. "Нидер буласын алдан сизде, ахры. Кичтән дә әллә ниләр сөйләп торды. Мин моңа никтер игътибар итмәдем. Кичке якта башта янына олы улыбызны чакырып алды.
Муенындагы алтын чылбырын салып, аңа бирде. "Ал инде, сиңа булсын, улым. Мин аны башка такмыйм", - ди. Аннары икенче улыбызны яратты. Кызыбызны да сөйде. Иртәгесен мин авырып киттем. Кан басымым күтәрелгән. "Әллә эшкә бармыйсыңмы?" - ди. Әмма алдан кисәтмәгәнгә, җыенып чыгып киттем. Гомеремдә беренче тапкыр ирем мине озата чыкмады, - дип искә ала Зөлфия. - Үзем дә нидер сиздем. Көнозын нигәдер борчылып, җаным тынгы тапмады.
Шалтыратып, балалардан әтиләренең хәлен сорадым. Йоклый, диделәр. Кәеф юклыкны күреп, хезмәттәшләрем өйгә кайтарып җибәрде. Кайтып, дару эчтем дә Илнур янына килеп яттым. Аның тәне суынырга өлгергән иде инде..."
Әнә шулай мизгелдә өч баласы белән ялгыз кала Зөлфия. "Аны югалтканга ышанасым да килми. Каядыр киткән кебек кенә. Олы улым бу хәсрәтне аңлый, шуңа да авыр кичерә, - ди әниләре. - Кечкенәсе берни сиздерми. Тик менә кызым гына: "Әти кайда?" - дип үзәкләремне өзә".
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев